4 июнь көнне «Казан» гаилә үзәге түбәсендә Татарстан матбугаты көненә (19 май) һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының туган көненә (6 июль) багышланган «Симфония новостей» акциясе узды. Бәйрәм кичәсен «Татар-информ» агентлыгының генераль директоры Леонид Толчинский ачып жибәрде.
Бәйрәмнең төп кунаклары булып Мендельсон маршына яшь парлар – Казан шәһәреннән Эльвира һәм Руслан Шариповлар менде. Аларның законлы никах теркәү тантанасы узды. ТР Симфоник оркестры аккомпонементы астында яшь парлар балдак алышты һәм аларга беренче уртак булган документ - Язылышу турында таныклык тапшырылды.
Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Симфоник Дәүләт оркестры Прокофьев, Брамс әсәрләрен, Яруллинның «Шүрәле» балетыннан туй биюе һәм Мендельсонның Туй маршын башкарды.