Бу бәйрәмдә һәр елны районыбызның иң өлкән кешеләрен, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әнилэрен бүләкләп үтәләр. Бу елны да майдан уртасына Балтач бистәсенең иң өлкән кешесен- Зарипова Әнвәр апаны зурлап чакырдылар. Яңа өйләнешкән Сәйяр һәм Лилия Шакирҗановлар гаиләсен дә зурлап истәлекле бүләк тапшырылды. Ә бәйрәм алдыннан гына гаиләләрендә икенче балалары туган Булат һәм Альбина Мифтаховлар велосипедка ия булдылар.
7 нче июнь көнне Акбүре авыл җирлегендә, Саматов Рубин Азат улы белән Нурхаметова Альбина Хамзә кызының рәсми никахы иде. Сабантуй көнендә шундый матур күренешне күреп авылдашларның да күңелләре күтәрелеп китте. Яшьләр авылдашларын Сабантуй бәйрәме белән котладылар, Альбина бәйрәмне тагын да купшыландырып үзенең матур җырын авылдашларга бүләк иде. Авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Мәхмүт улы яшьләргә кечкенә генә бүләген тапшырды.
Ирле – хатынлы Соломицкий Николай Андрей улы һәм Валентина Алексей кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1964 елның 6 июнь көне корып җибәргәннәр. Соломицкийларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча, үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та, алтын кешеләр.
2014 елның 06 июнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә икесе дә “Алексеев” фамилиясе йөртүче парга тантаналы төстә никах теркәлде. Бу парга никахтан соң кайсысына алдагы фамилияне яңасына алыштырып, кемгә паспорт алыштырырга туры киләчәк дип уйлыйсы юк.
Соңгы вакытта бер үк фамилия йөртүчеләрнең никахлашуы еш очрый. Күпләр моны очраклылык кына түгел дип аңлата. Яшьләр Интернет челтәрендә күп аралаша, фамилиядәшләре белән кызыксына. Шулай итеп танышулар язмышларны да бәйләп куя.
Шунысы кызыклы, әлеге яңа өйләнешүчеләрнең фамилияләре генә түгел, әтиләренең дә исемнәре бер үк төрле – “Алексеевич” һәм “Алексеевна”, җитмәсә икесе дә туган көннәрен бер көндә билгеләп үтәләр. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу искиткеч парга озын гомер юлын, иңгә иң куеп, шатлыклар һәм зур уңышлар белән үтәләрен теләделәр.Ана кпиталы сертификатын Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе тапшырды.Дәүләт тарафыннан бирелгән матди ярдәмне яшь гаиләләргә уйлап һәм дөрес итеп файдалану зарурлыгын да әйтте. ГХАТ белгече гаилә битләре тапшырып, әти-әниләргә һәм балаларга ныклы сәламәтлек һәм бәхет теләде.
2014 елның 6 июнендә Васильево бистәсе урман комбинаты стадионында үткәрелгән “Сабантуй-2014” бәйрәмендә алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярлар Иван Григорьевич һәм Людмила Федоровна Ерониннар, Геннадий Петрович һәм Галина Федоровна Пятининнарны, мәрҗән туйларын билгеләп үтүче гаилә парлары Фирдүс Госманович һәм Гөлсинә Нәкыйповна Галәвиевләрне истәлекле көннәре белән тәбрикләделәр. Сәхнәдә юбилярларны Васильево бистәсе башлыгы Антонов О.А. котлады. Котлау сүзләреннән соң башлык гаилә парларына истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Юбилярлар хөрмәтенә Васильево бистәсе Мәдәният йорты сәнгать коллективы тарафыннан башкарылган җыр яңгырады.
6 июнь 2014 елны- Сабантуй көнендә Карасу авылы җирлегендә ун пар гаиләне тормыш юбилейлары белән котладылар. Аларны Карасу җирлеге башлыгы Идиятуллин Фәнгат Хабиб улы тәбрикләде. Истәлекле бүләкләр алганнан соң һәрбер гаилә бию башкарды.
6 июнь көнне Питрәчнең бала тудыру йортында Додосовлар гаиләсен тантаналы рәвештә район табибы Закирьянова Р.Р. һәм ГХАТ булеге мөдире Набиуллина Э.Б. котладылар. Әти-әнигә туу турында таныклык тапшырылды. Додосовлар гаиләсендә бу беренче бала.
Мамадыш районында милли Сабантуй бәйрәменә әзерләнү буенча кызу эшчәнлек алып барыла. Электән сакланып калган традиция буенча районда һәм шәһәрдә атна дәвамында бәйрәмгә бүләк җыела.
2014 нче елның 6 июнендә милли киемнәрдән киенгән матур кызлар һәм малайлар Мамадыш шәһәренең ГХАТ бүлегендә кунакта булдылар.
Сабыйлар матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, милли биюләр биеделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина барлык коллектив исеменнән бәйрәм бүләкләре тапшырды, сабыйларны баллы күчтәнәчләр белән сыйлады.
Балаларның көләч йөзләре, күңелле кәефләре бар тирә-юньгә таралды. Булачак язылышу тантаналарына җылы атмосфера булдырды.
Алабугада рус җәмгыяте җитәкчелегендә районда төрле чаралар оештырылды. Алабуга музыка мәктәбе укытучысы Г.И.Заморева Пушкиннар гаиләсенә багышланган лекцияләр укыды, анда шагыйрь, аның гаиләсе тарихына багышланган сирәк мәгълүматлар бар иде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева Галина Ивановнаны бу эчтәлекле лекциясе белән ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре алдында чыгыш ясавын үтенде. ЗАГС бүлегендә Пушкиннар гаилә тарихына багышланган лекцияне бик кызыксынып тыңладылар.