ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
      2014 елның 10 июнендә Буа муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең видеоконференция режимында үткән киңәшмәсеннән соң авыл җирлекләре белгечләре катнашында эшлекле киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Буа район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. 2014 елның  биш аеның нәтиҗәләре белән таныштырды, шулай ук Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үткәреләчәк чаралар белен таныштырды. Очрашуда шулай ук күпфункцияле үзәктә гражданнарны кабул итү, үлү очракларының вакытында теркәлүе, электрон архивны кул язмалары белән тәңгәл китерү бурычлары куелды.

      2014 нче елның 10 нче июнендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.


9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

      Һәр елны район сабантуенда яңа өйләнешкән парларның парадын чыгару Актаныш районында матур гадәткә әверелде. Быелгы 2014 елның сабантуенда 10 пар әлеге чарада катнашты. Яшь парларыбызны район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева котлады хәм аларга истәлек бүләкләре тапшырды.

Юбилярлар бергә 50 ел яшәп, кулга-кул тотынышып зур тормыш юлын үткәннәр. Алар тормышында нинди генә авырлыклар очрамаган, әммә алар һәр вакыт бер-берсе өчен терәк булганнар.

Бу гаиләләр зур хөрмәткә лаеклы. Бәхетле һәм ныклы гаилә төзү бик күп көч һәм бер-береңне аңлап яшәүне таләп итә. Хәзерге көндә безнең юбилярлар үзләренен балалары очен генә түгел, оныклары, хәтта оныкчыклары очен дә үрнәк булып торалар, үзләренен тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашырга алар һәр чак әзер.

Бу тантанада парларга Казан шәһәре  Мэры исеменнән котлау хаты, акчалата бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.

Без аларга нык сәламәтлек, озын гомер, алдагы тормышка ышаныч, якыннарынын һәр чак игътибарын тоеп яшәүләрен телибез!

 

Арчада узган Сабантуй бәйрәмендә 2013 елда Сабантуй көнендә туган Әхмәтгалиева Азалия Илнар кызын туган белән котлау һәм яши башлауларына 5, 50,65 ел булган гаиләләрне хөрмәтләү.

Борһанов урамындагы паркта “Туган урамым, язмышымда син иң мөһиме булдың” дигән исем астында бик матур чара – урам бәйрәме узды. Бәйрәмдә 50 ел инне-иңгә куеп яшәүчеләр Фирдания һәм Әдһәм Шәриповлар, Гөлфия һәм Рафаил Шакировлар, иң яшьЛюция һәм Ленар Гарафиевлар гаиләсе, урамның иң яшь буыны Булат Семенов белән Кирилл Никулин да бүләкләргә лаек булдылар.


8
июнь, 2014 ел
якшәмбе

Бәйрәмгә кайткан кунаклар арасында хәтта чит илләрдә яшәүчеләр дә бар иде. Бу көнне авыл хезмәткәрләре “Алабуга” совхозының элеккеге директоры Герман Тигранович Мелкумянц белән дә очраштылар. Бәйрәмгә олысы, кечесе үзенең өлешен кертте. Авылдашлары белән бергәләп бу истәлекле датаны билгеләп үтәргә дип 103 яшьлек Грахова Анастасия Петровна да килгән иде.

Бәйрәмнең спонсорлары да Алабугага билгеле шәхесләр – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ЗАО “Эссен продакшн” генераль директоры Барышев Леонид Анатольевич, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Кәлимуллин Айдар Минимансурович, ООО “ Привольное” җитәкчесе Михайлов Виталий Иванович һ.б.

Бу күренекле дата авыл халкында иң җылы хисләр калдырды

Кунакчыл хуҗа буларак, бәйрәмгә яхшы һзерләнгәннәр. Кунакларны  һәм район халкын матур итеп биәлгән мәйдан каршыалды. Символик кереш республика халкының бердәмлеген тагын бер кат раслады. Өч әләм, ике теллелек, милли  колорит – боларның барысы да җиргә һәм туганякка мәхәббәтне, эш кешеләренә  карата һәм гореф-гадәтләргә ихтирамны берләштерә. һәрвакыттагыча, биредә районыбыз мәдәният хезмәткәрләре зур тырышлык куйган.

Сабантуй бәйрәмнәрендә авылның иң яхшы үрнәк гаиләләрен билгеләп үтү традициясе дәвам итә. Баулы районы Исергәп авылының Сабантуй мәйданында матур тормыш юлы үткән, шушы көннәрдә 50, 55 еллык туйларын билгеләп үтүче Фатих һәм Әлфия Кашаповлар, Вагиз һәм Минниса Хазиевлар, Миннесагит һәм Фәния Галиуллиннар, Мөгин һәм Нәҗибә Гатауллиннар, Ризван һәм Нүрсинә Ганиевлар, Рәис һәм Вәсилә Хабировлар, Рәис һәм Флүрә Гайнутдиновлар котлаулар кабул иттеләр.Авыл җирлеге башлыгы А.Аглиуллин юбилярларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм бүләкләр тапшырды.

      8 июньдә Алексеевск районында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй булып узды. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннехановның котлавын ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Э.А.Зарипова Сабантуйда катнашучыларга җиткерде. Сабантуйда спорт ярышлары, ат чабышлары, милли көрәш һәм башка чаралар булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International