2014 елның 6 июнендә Васильево бистәсе урман комбинаты стадионында үткәрелгән “Сабантуй-2014” бәйрәмендә алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярлар Иван Григорьевич һәм Людмила Федоровна Ерониннар, Геннадий Петрович һәм Галина Федоровна Пятининнарны, мәрҗән туйларын билгеләп үтүче гаилә парлары Фирдүс Госманович һәм Гөлсинә Нәкыйповна Галәвиевләрне истәлекле көннәре белән тәбрикләделәр. Сәхнәдә юбилярларны Васильево бистәсе башлыгы Антонов О.А. котлады. Котлау сүзләреннән соң башлык гаилә парларына истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Юбилярлар хөрмәтенә Васильево бистәсе Мәдәният йорты сәнгать коллективы тарафыннан башкарылган җыр яңгырады.