Мамадыш районында милли Сабантуй бәйрәменә әзерләнү буенча кызу эшчәнлек алып барыла. Электән сакланып калган традиция буенча районда һәм шәһәрдә атна дәвамында бәйрәмгә бүләк җыела.
2014 нче елның 6 июнендә милли киемнәрдән киенгән матур кызлар һәм малайлар Мамадыш шәһәренең ГХАТ бүлегендә кунакта булдылар.
Сабыйлар матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, милли биюләр биеделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина барлык коллектив исеменнән бәйрәм бүләкләре тапшырды, сабыйларны баллы күчтәнәчләр белән сыйлады.
Балаларның көләч йөзләре, күңелле кәефләре бар тирә-юньгә таралды. Булачак язылышу тантаналарына җылы атмосфера булдырды.