Жюри әгъзасы итеп гадел һәм акыллы хөкүм итүче- ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Сәим кызы Госманова чакырылды. Ярышта 14 иң матур, кыю,эрудицияле балалар катнашып,үзләренең бай , күркәм, интеллектуаль һәм сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын демонстрацияләп күрсәттеләр. Үзләренең тәрбиләнүчеләрен, балаларын карарга,алар өчен җан атарга аларның тәрбиячеләре,әти-әниләре,әби-бабалары килгән. Һәр катнашучының үз җанатар төркеме бар иде. Ярыштан-бәйрәмнән бер генә бала да бүләксез, призсыз китмәде. Иң яхшыларның башларына таҗ кигертелде.
Иң кечкенә катнашучылар-4 яшьлек Самир һәм Азалиягә аерым зур бүләк булды.