Тукай районында 100 яшьлек юбиляр

2014 елның 6 июне, җомга

       Иштирәк авылында гомер кичерүче Нуриәхметова Минлезифа әби Нуриәхмет кызына 100 яшь тулды. Районның ГХАТ бүлеге Миңлезифа әбигә сәламәтлек, тыныч көннәр теләде, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич исеменнән җибәрелгән котлау хатлары тапшырды.

      Миңлезифа әби яшьтән ятим кала. Тормыш аны көчле булырга, һәр авырлыкны җиңәргә өйрәтә, тормыш иптәше белән дә ел ярым гына торып кала, аны сугышка озата, Нәбиулла абыйның үлгән хәбәрен ала...

      Хәзерге вакытта 100 яшьлек әбекәй улы, килене, оныклары һәм оныкчыклары белән куанып гомер кичерә. Миңлезифа әбинең күңеле яшь, ул һаман да шулай бәхеткә куанып, озак яшәсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International