Үзләренең бәллүр туй көненә Галлямова Илһамия гаиләсенә үзенчәлекле бүләк ясады. Гаиләдә икенче бала булып кызлары Мәликә туды. Тукай районы ГХАТ бүлеге тантаналы рәвештә кызлары туу һәм гаилә корып яшәүләренә 15 ел булган көн белән котладылар. Шунысы гаҗәеп, нәкъ шул көндә Илһамиянең әти-әнисенең гомер итүләренә 45 ел. Бу матур гаиләнең горе- гадәтләре саклансын һәм дәвам итсен!
2014 елның 16 июнендә Буа район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова Бик-Үти авыл җирлеге белгече Руфия Гиззатованы юбилее белән котлады һәм озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен муниципаль берәмлекләр Советы председателе М.З.Шакировның Рәхмәт хатын тапшырды. Бездә барлык котлауларга кушылып коллегабызга алдагы эшләрендә уңышлар телибез!
2014 нче елның 16 нчы июнендә Мамадыш районы ЗАГС бүлегендә чираттагы игезәк балалар туды – абыйлы-сеңелле Кәрим һәм Мәликә Рөстәмовлар.
Сабыйларның беренче документларын алырга гаилә башлыгы Рәмис килде. Яшь әти 25 яшендә өч бала атасы булу сөенечен яшерә алмады.
Түбән Кама муниципаль районы Иске Чишмә авыл җирлегендә «Поп һәм аның хезмәтчесе Балда турында әкият» дигән театральләштерелгән тамаша булып узды. Әлеге спектакльне авылның яшь артистлары мәктәп яны лагерена йөрүче балаларга, әти-әниләренә һәм авыл халкына күрсәтте. Тирә-юньдә аллы-гөлле җәй хөкем сөргән мәлләрдә күрсәтелгән әлеге тамаша балаларны, әти-әниләрне, әби-бабайларны тагын да ныграк берләштерде, гаилә дигән кечкенә дәүләтләрнең бөтенлегенә, ныклыгына бергәләп ирешергә, сабыйларда якыннарыңа карата мәхәббәт тәрбияләргә кирәклегенә тагын бер кат төшендерде. Спектакль тәмамлануга балаларга тәмле-татлы күчтәнәчләр өләшенде.
Бөтендөнья әтиләр көнендә, 2014 елның 15 июнендә, Яр Чаллы шәһәрендә сабыйларны тантаналы рәвештә язып чыгару булды. Бу көнне әтиләргә бүләкләр бирелә һәм бәйрәм оештырыла. ГХАТ идарәсе белгечләре бар әтиләргә дә кызыл шарлар бүләк иттеләр.
Әтнә муниципаль районы Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Фәрзәнә Назмиевага 15 июнь көнне 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының социаль эшләр буенча җитәкчесенең урынбасары, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге вәкилләре, ЗАГС бүлеге җитәкчесе, редакция вәкилләре килделәр. Фәрзәнә Назмиеваның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бала туу гаиләдә мөһим вакыйга. Гаилә өчен әтинең роле дә әни кебек үк бик әһәмиятле. Һәр бала өчен әти – ул ярдәм һәм таяныч, чын егет һәм яклаучы үрнәге. Чын әтиләрнең тырышлык һәм максатларын хөрмәтләп, без бер ничек тә аларны котламыйча кала алмыйбыз. 100 елдан артык билгеләп үтелүче “Әтиләр көне” бәйрәме быел 15 июньдә булды. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Муруновлар гаиләсенә котлаулар яуды. Гаилә башлыгына бала туу турында таныклык белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Россия көне уңаеннан, 2014 елның 12 июнендә, Спас муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 5 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде. Чара ГХАТ бүлеге һәм Федераль миграция хезмәте тарафыннан үткәрелде. Шәхесне билгеләүче документны алырга балалар әти-әниләре белән килгән иделәр. Мондый темага үткәрелгән чаралар балаларда патриотик хисләр тәрбияләп, шәхесне билгеләүче документның әһәмиятен арттыралар.