Шакир кызы Кәримә тумышы беләндә Сокман авылыныкы һәм гомер юлын да шушы авылда уздырды. 90 яшьтә булуына карамастан ул уз хужалыгын чисталыкта , тәртиптә тота, бакчада яшелчәсен , бәрәнгесен устерә. Кәримә апа ачык, кин кунелле , ярдәмчел кеше, авлынын яше- карты анын изге кинәшлэрен тоталар. Ул алты бала анасы, аларны тормын иптәше белән тәрбияләп устереп һәм укытып олы тормыш юлына озатканнар, бугенге көндә тормыш иптәше мәрхум. Кәримә апа 12 оныгына 14 оныкчыгына бик яраткан әби дә.
Туган көнендә хөрмәтле Шакир кызы Кәримә апаны котларга һәм истәлекле буләкләр тапшырырга, Әгерже муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Т. Нурисламов Р.Т., Тәбәрле авыл жирлеге башлыгы Харасов М.М. һәм Тәбәрле авыл жирлеге башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Шарафиева Г.И. килделәр
Бу көннәрдә һәр елдагыча Актаныш муниципаль районында яфрак- печән әзерләү айлыгы бара. Һәр оешма, Башкарма комитет хезмәткәрләре әлеге эштә актив катнаша.Район ЗАГС бүлеге хезмәкәрләре , авыл җирлеге секретарьлары да бу эшнең алгы сафында.
Баулы шәһәренең үзәк мәйданында Россия көненә багышланган чара узды. Шул чара кысасында 14 яшьтәге 20 егет һәм кызга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Шарипов Р.А. яшь гражданнарны тормышларындагы мөһим вакыйгалары белән тәбрик итте һәм Россия Федерациясенең лаеклы шәхесләре булуларын теләде.
Яшь гражданнарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чүпрәле районында чираттагы Ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру яшҗ парларны теркәү белән берләштерелде. Сертификатларны район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Измайлов Илҗмир Расых улы тапшырды. Шулай ук биредә райондагы банк бүлекчәренең вәкилләре дә катнашты.Нәк менә шушы көнне Нигматуллиннар гаиләсенә 1000-е Сертификат тапшырылды. Бу гаилә күптән түгел генә икенче улларының тууын теркәде һәм инде август аенда 10-еллык гаилә юбилеен үткәрергә җыена. Ана капиталына ия булган бәхетле әниләребез һәм гаилә парларыбыз яңа тормышка аяк баскан яш гаилә парына бәхетле тормыш теләделәр, шулай ук алар күрсәткән үрнәктән читтә калмаска өндәделәр.
Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе белгечләре табигать кочагында кече сабантуй бәйрәмен үткәрделәр. Бәйрәм күңелле бәйгеләр, командалы уеннар, җыр-биюләр белән алып барылды.
12 июньдә Алексеевск муниципаль районы башкарма коитетының ГХАТ бүлегендә егет һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева котлады. Бу көн балаларның күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Россия көне уңаеннан Сарман районы ял паркында Универсаль спорт мәйданчыгы ачу тантанасы узды. Район җитәкчелеге барлык җыелган халыкны әлеге бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды һәм символик рәвештә беренче уенны башлап җибәрде. Район оешма җитәкчеләре шулай ук үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе, бүләкләр тапшырудан тыш, сәламәт тормыш алып барырга өндәде. Тантана спорт уеннары белән дәвам итте.
12 июнь көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә никахлашучы парларга Рәсәй Федерациясенең төп законы - Конституциясе тапшырылды. Бу көнне никахларын рәсмиләштерергә 14 пар теләк белдерде. Рәсәй Федерациясенең гражданы булу - зур дәрәҗә. Ә безнең хокукларны яклаучы төп закон Конституцияне белү ул һәркем өчен бик мөһим. Шуңа да никахлашучы яшьләр Рәсәй Конституциясен рәхмәт әйтеп, кабул итеп алдылар.
Ирле – хатынлы Галиуллин Ильяс Миннулла улы һәм Гөлсинә Гариф кызы менә инде 55 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1959 елның 12 июнь көне корып җибәргәннәр.
Галиуллиннар гомер буе “Луч октября” совхозында ире – тракторист, хатыны – районда сөт саву буенча призлы урыннар алып, сыер савучы булып хезмәт иткәннәр. Галиуллиннар данлы һәм озын хезмәтләре, районның үсешенә зур өлеш керткән өчен кабат - кабат Мактау кәгазләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр, ә 1996 елны Гөлсинә Гариф кызына “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” исеме бирелә. Безнең Юбилярлар ике ул тәрбияләп үстерәләр, хәзер уллары Казанда табиб булып эшли һәм дүрт онык бүләк иткән.
Аларга җәүһәр туйлары белән Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гузәл Низамова котлаулар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.