Пәнҗешәмбе көн ЗАГС бүлегендә “Яшь парлар” көне дип исәпләнә. Бу көнне яшьләр гариза бирәләр, алар белән “Яшь гаилә мәктәбе” белгече эш алып бара. Белгеч ЗАГС бүлегендә көн дәвамында яшьләрне кабул итә, лекцияләр укый, булачак косультация көнен билгели.
Киңәшмәдә 2014 нче елның 5 аена һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе тикшерү нәтиҗәләре буенча йомгак ясалды. Шулай ук үлем очрагын вакытында теркәү һәм июль аеннан акт язмаларының яңа формалары кертеләчәге искәртелде. Авыл җирлеге җитәкчесе урынбасарларына гаилә нигезен ныгыту һәм традицияләрен торгызуны, юбилярларны котлауларны һәм төрле чаралар үткәрүне дәвам итү тәкъдим ителде.
Агымдагы елның 19 июнь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә шәһәребезнең беренче милиционеры Храмов Федор Афанасьевич һәм аның тормыш иптәше Анна Васильевна алтын туйларын билгеләп үттеләр. Федор белән Анна Кызыл Чишмә поселогында табигатьнең яшәргән, апрель аеның шаулап чәчәк аткан мәлендә очрашып, танышалар. Озакламый туйлап өйләнешеп тә куялар. Яшь кала Түбән Камада аларның иң бәхетле еллары уза, ике кызлары Валентина белән Елена дөньяга килә. Бүгенге көндә Храмовлар ике кызлары, дүрт оныклары, бер оныкчыкларының шатлыкларына куанып яшиләр. Федор Афанасьевич Храмов - шәһәребезнең мәртәбәле, дәрәҗәле кешесе. Бөтен гомерен ул Түбән Кама Эчке эшләр идарәсенә багышлый. Озын –озак еллар буена башта милиционер, аннары элемтә инженеры булып эшли. Аның хезмәтен бәяләп, алтын туй танатанасына Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең җитәкчесе ярдәмчесе, эчке хезмәт полковнигы Тәлгать Кубиев Храмовларга чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
2014 елның 19 июнендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Буа муниципаль район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.М. Хәкимова бәхетле ата-аналарга сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде. Буа районы Пенсия идарәсе фонды җитәкчесе Р.Г.Залялов әниләргә сертификатларны тапшырып, аларның куллану тәртибен аңлатты.
19 июнь көнне Ютазы районында иң бәхетле 4 гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Яшь әниләрне бу тананалы көннәре белән Ютазы районы Башлыгы Рөстәм Нуриев котлады һәм аларга бүләкләр, чәчәкләр тапшырды.
2014 елның 18 июнендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 69 Чаллы гаиләге алды. Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Т.И.Мулькаманова котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.
Буа драма театрына социаль хезмәткәрнең һөнәри бәйрәме уңаеннан оештырылган чарага ГХАТ бүлеге белгечләре дә чакырылган иде. Чөнки районда социаль яклау идарәсе белән ГХАТ бүлеге арасында эшлекле, дустанә тандем һәм партнерлык элемтә урнашкан.
Үзенең котлавында Буа район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова әлеге өлкә хезмәткәрләре һөнәренә ихтирамлы мөнәсәбәттә булуын ассызыклап узды. Игелекле эшләрегез, миһербанлы булуыгыз, хезмәтегезне җиренә җиткереп башкаруыгыз халыкта да сезгә карата хөрмәт, ихтирам уята, - дип, һөнәри бәйрәм уңаеннан, аларга рәхмәт һәм тәбрикләү сүзләрен ирештерде.Мәхәббәт – ул Ходайның гаҗәеп матур бүләге. Бу гаҗәеп матур бәйрәм балалары һәм оныклары өчен яхшы үрнәк булып тора. Алар арасында үрнәк гаиләләр:
- Явдат Каримулла улы һәм Саимя Хәсән кызы Идрисовлар
- Николай Александр улы һәм Нина Николай кызы Борисовлар
- Эльбрус Идрис улы һәм Асия Сәит кызы Әхмәтҗановлар
- Юрий Павел улы һәм Валентина Иван кызы Макаровлар
- Герман Лаврентий улы һәм Нина Николай улы Моисеевлар.
Балтач районы Чепья авылында яшәүче Степанова Агафья Ивановна июнь аенда 100 яшен тутырып, иң озын гомерле райндашыбызның берсенә әйләнде. Аны бер гасырлык юбилее белән котларга район Советы рәисе урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, Чепья җирле үзидарә рәисе Азат Нотфуллин, Чепья участок амбулаторисе баш табибы Ирек Фазлыевлар килде. Н. Сабирҗанов юбилярга В.Путинның рәхмәт хатын, район башлыгының бүләген тапшырды.