Түбән Кама муниципаль районы Иске Чишмә авыл җирлегендә «Поп һәм аның хезмәтчесе Балда турында әкият» дигән театральләштерелгән тамаша булып узды. Әлеге спектакльне авылның яшь артистлары мәктәп яны лагерена йөрүче балаларга, әти-әниләренә һәм авыл халкына күрсәтте. Тирә-юньдә аллы-гөлле җәй хөкем сөргән мәлләрдә күрсәтелгән әлеге тамаша балаларны, әти-әниләрне, әби-бабайларны тагын да ныграк берләштерде, гаилә дигән кечкенә дәүләтләрнең бөтенлегенә, ныклыгына бергәләп ирешергә, сабыйларда якыннарыңа карата мәхәббәт тәрбияләргә кирәклегенә тагын бер кат төшендерде. Спектакль тәмамлануга балаларга тәмле-татлы күчтәнәчләр өләшенде.