ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Балалар бик актив “Курочка ряба, Конек Горбунек, Кот в Сапогах” эстафета конкурс-ларында катнаштылар. Шулай ук балалар үзләрен әкиятләр белгечләре  икәннәрен дә исбатладылар. Күп кенә викториналар  тәгъдим ителде:“Рус әкиятләре батырлары”, “Әкият җанварлары”. Бәйрәмнең бизәге булып балалар коллективларының концерты булды.

 Концерт ахырында барлык балалар да  баллы   күчтәнәчләргә ия булдылар.

           2013 елның ноябрь аеннан башлап атнаның һәр сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, сәгать 14.00-16.00га кадәр, Лениногорск шәһәрендә, Тукай ур. 7 йорт адресы буенча гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү эшчәнлеге алып барыла. Хәзерге көндә, практика күрсәткәнчә, “Күпэшчәнлек үзәгенә” гражданнар никахны рәсмиләштерү сораулары буенча ешрак мөрәҗәгать итүе күренә.

      Программаның икенче чыгарылышы татарларның хәзерге милли туй йолаларына багышланган: кайсылары бүгенге көнгә кадәр сакланган һәм ни өчен?

      Татар туй йоласы 2013 елның май аенда Арча муниципаль районында төшерелде. Татар халкының милли йолалары, гаилә көнкүреше, туй костюмнары әлеге программада югары профессиональ дәрәҗәдә тәкъдим ителәчәк. 


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе

      Тукай районының Әҗмәкәй авыл җирлегендә тантаналы рәвештә яңа туган балаларга туу турында таныклык һәм ана капиталы Сертификатлары тапшырылды.

      Ел башыннан районда 295 бала туды, һәм 128 гаиләгә ана капиталы тантаналы рәвештә тапшырылды. Күп гаиләләр ана  капиталын тору урынын яхшыртуга тотачаклар.

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2014 елның 24 июнь көнне Яр Чаллы 19 чаллы  яшь гражданына паспорт тапшыру тантанасы узды.  Бәйрәмне “Бердәм Россия” партиясе вәкиле Е.Л.Шуралева, УФМС бүлекләренең белгечләре, Ветераннар советы җитәкчесенең урынбасары З.К.Фомина катнаштылар.

    Бәйрәм күтәренке рухта узды.

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә ел да җәй айларына туры килә торган туйлар санының кискен артуы  күзәтелә. Гыйнвар аеннан май аена кадәр ГХАТ идарәсендә атнасына уртача 30 никах теркәлә. Ямьле июнь аеның беренче антасында гына исә актлар теркәү китабына, ир белән хатын булу теләкләрен белдереп, 80 кәләш белән кияү кулларын куйган. Узган атнада исә никах теркәү тантанасына ГХАТ идарәсенә 64 пар килгән.  Мөселманнарның изге Рамазан айлары башлану сәбәпле, июль аенда өйләнешүчеләр саны бераз кимиячәк. Август исә, һәр елдагыча рекордлар аена әйләнер дип көтелә. Август аена гаризалар июль аенда кабул ителә башлауга карамастан, инде бүген үк җәйнең соңгы аенда никахларын теркәргә 255 пар теләк белдергән.

Бәйрәмнең төп программасы булып ерак балачакка сәяхәт hәм асфальтта рәсем ясау конкурсы булды. Театральлаштырылган күргәзмәләрдә төп катнашучылар балалар үзләре, шулай ук әти-әниләр, туганнар hәм дуслары булдылар. Бу тамашага өлкән яшьтәге балалар да килде.Барлык тамашачылар да канәгать  калдылар, ә җиңүчеләр бүләкләр hәм призлар алдылар.


23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Мамадыш районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә  әзерлек эшләре башланып китте. Бәйрәмнең төп чаралары 5 нче июль көнне гүзәл Яр буенда үтәчәк.

23 июнь көнне районыбызның җирле масса-мәгълүмат чараларында “Минем яраткан зур гаиләм” бәйгесе башланды. Катнашу шартлары да бик гади. Мамадыш муниципаль районының ММЧ мәглүмати сайтына (http://mamadysh-rt.ru/) һәр теләгән кеше үз гаиләсенең фотосын җибәрә ала.

Әйтергә кирәк, төп бүләккә ия булырга теләүчеләр көннән-көн күбәя бара.

Бәйге җиңүчеләренә Яр буенда узачак бәйрәм тамашасына чакыру алачак, анда аларга  истәлекле бүләкләр тапшырылачак.


22
июнь, 2014 ел
якшәмбе

22 июнь көнне Байлар Сабасында,  Хәтер һәм Кайгы көненә багышлап митинг узды. Анда район башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы катнашты. Ул, Бөек Ватан Сугышы чорында кичергән авырлыкларны һәм кайгыларны искә алып үтте. Корбан булганнарга тынлык игълан ителде. Барлык җыелган халык мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр куйды.

       2014 елның 22 июнь көне Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар истәлегенә салынган һәйкәл янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. Һәйкәл янына һәлак булган геройларны искә алырга чәчәкләр белән өч йөздән артык югары осланлылар килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International