Яшел туй – ул яшьләрнең никахлашу көннәре. Бу мәхәббәт һәм яңа гаилә туу бәйрәме.
Чистай муниципаль районының Уракчы авылы яшәүчеләре дә Марат һәм Альбина Газизовларны туй көннәре белән котладылар. Аларның гаилә тарихы 2014 елда башлана. Бәйрәм бик күңелле узды.
Тантананы Татар Сарсазы башкарма комитетының хезмәткәрләре һәм авыл клубы эшчеләре белән бергә уздырдылар.
Бердәм порталда урнаштырылган закон проекты авторлары фикеренчә, әлеге үзгәрешләр шаһит күрсәтмәләре нигезендә ана дип тануның ялган очракларын киметергә булышачак. Андый очраклар Астрахань, Новосибирск, Пенза һәм Рязань өлкәләрендә күзәтелгән.
Юстиция министрлыгы мәгълүматларына караганда алдашу очраклары ана (гаилә) капиталын алу максаты белән башкарыла.
Закон проекты авторлары медицина оешмаларында тумаган балаларны теркәүне билгеле бер очракларда рөхсәт итәргә, ягъни барырга кыен, аз халыклы урыннарда туган балаларны теркәргә мөмкинлек бирергә дип тәкъдим итә. Әлеге аерым очраклар Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланачак.
26 июньнән 7 июльгә кадәр закон проекты иҗтимагый уйлашуга куелды. Үз фикерләрегезне җиткерү өчен электрон адресларны бердәм порталда табып була.
2014 елнын 26 июнь көнендә ЗАГС бүлегендә 7 анага сертификат тапшырылды. Бәйрәм тантанасында, Нурмөхәммәтова Р.И., Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, ана капиталын куллану, шәһси кабинетта төркәлү буенча консультация дә уздырды.
Наркотикларның гаять дəрəҗəдə киң таралүы аяныч нəтиҗəлəргə: демографик һəлакəттəн алып икътисад, социаль һəм сəяси мохитның криминальлəшүенə китерə.
Үсмерлəрдə һəм яшьлəрдə наркотикларга каршы тора алуны, спорт белəн шөгыльлəнүне кулай күрүне тəрбиялəү чаралары итеп 2014 елның 2-26 июнь көннəрендə бөтен Россиядə наркотикларга каршы мероприятиялəр: конференциялəр, түгəрəк өстəллəр, конкурслар, спортның төрле төрлəре буенча ярышлар һ.б. үткəрелде.
Бү көнне Казан шəһəре ГХАТ Идарəсендə дə «Наркотикларга – юк!» акциясе үткəрелде, ГХАТның бөтен бүлеклəренə килгəн гражданнарга наркотиклар куллануның зыяны түрында памяткалар таратылды, плакатлар эленде.
Мамадыш районы Усәли авылында гомер кичерүче Мөршидә Мәгъсүмова шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Бүгенге көндә аның тормыш касәсе муллыкка, бай җимешләргә тулган чагы, чөнки ул балаларына ихтирамлы әни, купсанлы оныкларына һәм оныкчыкларына сөекле дәү әни.
Юбилярны беренчеләрдән булып авыл җирлеге башлыгы Алмир Зыятдинов һәм сәркәтип Зөләйха Нуруллина котлады. Җылы теләкләр, чәчәк бәйләмнәре, котлау хаты Мөршидә апаның күңелен тибрәндерде. Ул район һәм авыл җирлеге җитәкчеләренә игътибарлары һәм зур ихтирамнары өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
Мәгъсүмова Мөршидә Әгъләм кызы Усәлида туып, шунда колхозда эшләп, ире Нурмөхәммәт абый белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның 3 балалары туган авылларында төпләнеп калганнар. Мөршидә апа балалары белән чиксез горурлана, чөнки алар һәркайсы аның янәшесендә.Сугыш ветераны Нурмөхәммәт абый берничә ел элек вафат булды.Бу еллар Мөршидә апага икелә авыр булды, ул сыңар канатлы булып кына калмады, катлаулы операцияләр кичерде. Ләкин аның күңеле һәрвакыт көр, һич кайчан зарланмыйча, уфтанмыйча, шөкер итеп, татар хатын-кызларына гына хас олы сабырлык белән гомер итә.
Балык Бистәсе районында сабантуй көнендә кыр батырлары белән бергәләп 50, 55 ,60 ел бергә яшәгән парларны да котлыйлар. Быел Котлы Бүкәш авыл җирлегендә күп еллар бәхетле гаилә булып яшәгән 7 парны котладылар. Бу Дәүләтшиннар, Илдархановлар, Әхәтовлар Шәмәрдановлар, Габделвәлиевлар, Галәүтдиновлар һәм Сибгатуллиннар гаиләләре. Гаиләләргә матур сүзләр, җырлыр башкарылды һәм кыймәтле бүләкләр бирелде.
Озакламый яшь парларга фотосессия өчен тагын бер матур урын – “Туй торты” булачак.
LOVE журналы узган елны шәһәрдә яңа архитектур элемент булдыруны тәкъдим иткән иде. Бу идеяне шәһәр мэры хуплады.
Ачылу тантанасы 2015 елның маена планлаштырылган.
2014 елның 25 июнендә Кукмара муниципаль районы ЗАГС бүлегендә Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Пенсионный фонд идарәсе җитәкчесе Сабитова Альфинур Гайса кызы бәхетле ата-аналарны котлады, аларга Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшырды һәм аның нәрсәләргә тотып булачагын аңлатты. Шулай ук ата-аналарны Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Галеева Рузалия Хәким кызы, ЗАГС бүлегенең белгечләре һәм әти-әниләренең эш урыннарыннан килгән җитәкчеләр котлады
2014 елның 25 июнендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 59 чаллы гаиләсе алды.
Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Т.И.Мулькаманова котладылар. Барлык гаиләләргә дә исәнлек-саулык, тазалык-байлык, җан тынычлыгы телибез!