Шул көннәрдә генә район җитәкчелеге Югары Нурлат микрорайонында яшәүче Бөек ватан сугышы ветераны Шәрифулла ага Мөхәммәтьяровның өендә булып, аны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Район башлыгы Равил Кузюров РФ Президенты Владимир Путинның һәм үзенең шәхси котлауларын җиткереп: “Сез – гомер буе туган җиргә хезмәт иткән кеше. Алга таба да хәрәкәттә булып, якыннарыгызның терәген тоеп, сәламәтлектә, шулай көр күңелле булып яшәвегезне телим,- диде.
Район башлыгы ветеран-фронтовик белән сугыш еллары, бүгенге тыныч тормыш һәм бармак белән генә санарлык калган ветераннар хакында да сөйләшеп алды. Мондый игътибарга бабайның күңеле йомшарды. Бу көннәрдә юбиляр адресына котлаулар шактый булган. Әле күптән түгел ветеран 9 май бәйрәме белән котлауларына сөенгән булса, бу көннәрдә туган көне уңаеннан ул тәбрикләүләр кабул итә.
2014 елнын 28 июнь көнендә Арча үзәк хастанәсенең бала тудыру бүлегендә Раил һәм Раилә Әхмәтгалиевларга яңа туган кызларына Рамилә дип исем куелып туу турында таныклык тапшырылды. Яшь әти-әнине котларга күп санлы туганнары да килгән иде.
28 июн көннендә Питрәчтә районнында Яшләр көне уздырылды. Бәйремдә Кадриевлар гаиләсенә “За любовь и верность” медале тапшырылды. Тантанада яңа язылышкан парлар чакырылды. “Молодая гвардия” членнары ромашка төшерелгән стикерлар тараттылар һәм якыннашып килүче бәйрем турында искә төшерделәр. Яңа туган балаларга таныклыклар тапшырылды. Бәйремгә килгән һәр яшләргә бүләкләр тапшырылды.
Тантананың сәбәпчеләренә туганнарыннан һәм якыннарыннан җылы сүзләр әйтелде.
Гаилә һәрвакытта да иң мөһим байлык булып тора. Һәр кешенең үз гаилә бәхете: ир белән хатынның уңыш казану, тугрылыклы һәм эчкерсез булып калу, балаларның көлүләре һәм оныклар көтү.
2014 елның 27 июнь көнендә Балтач ЗАГС бүлегендә районның иң яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге балалар Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләр өчен район башкарма комитеты яшьләр бүлегеннән Хәйруллин А.Ф., миграция хезмәте идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчә хезмәткәре Минһажева Ф.Ф. һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе Балтач җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фазылҗанова Р.А. килделәр. Алар үзләренең җылы теләкләрен җиткереп, балаларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.
Пенсия фонды булеге житэкчесе Элфия Фэиз кызы Дэулэтшина аналарны бэбилэре туу белэн тэбриклэде, ана капиталын нинди максатларда кулланып булуын анлатты. Сертификат белэн бергэ ул гаилэдэге беренче балаларга да булэклэр элэште.
Тантанада ГХАТ булеге житэкчесе Розалия Сафина уз чиратында бу гаилэлэрне шундый шатлыклы вакыйга – гаилэдэ сабый туу хэм ана капиталы сертификаты алу белэн тэбрик итте, уз булэклэрен тапшырды.
Бу көнне ТР “Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә никахны рәсмиләштерү церемониясе вакытында, гаиләнең бердәмлек, сафлык, мәңгелек мәхәббәт билгесе булган символ – балдакларны “кечкенә фәрештә” тапшырды.
Яшьлек-ул зур байлык. Шуңа күрә дә, яшь гаиләләргә исәнлек, тынычлык һәм бер-беренә булган хисләре саф килеш мәңгелеккә саклансын дигән теләктә калабыз.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда “Туй биюе мәктәбе” үз эшен дәвам итә. Никахлашу көне – иң бәхетле, иң тантаналы көннәрнең берсе!
Бу көн тылсымга, матурлыкка, илаһилыкка ия. Тантаналар сараенда атнаның һәр чәршәмбе көнне яшь парлар профессиональ бию остам белән репетицияләр үткәрәләр. Туй биюе – туйның иң югары ноктасы!
Бакчасарай – Кырымдагы шәһәр, Бакчасарай районының үзәге. Ул элеккеге Кырым ханлыгының башкаласы булган. Биредә 27 меңгә якын кеше яши. Икътисадының нигезе – туризм.
Константин Григорьевич район үзәге белән танышуны Архангел Михаил храмыннан башлады. Биредә ул үзе белән йөртә торган иконасын бүләк итеп калдырды.
Кунакка Җиңү паркын күрсәттеләр, ул үзәк китапханәдә һәм 1 нче Чирмешән мәктәбендә булды. Кырымнан килгән кунакны муниципаль район башлыгы Наил Зарипов озатып йөрде.
-Чирмешәнне авыл дип кенә әйтмәссең, бик матур, төзек,- диде Бахчасарай шәһәренең мэры.
Константин Рубаненко Чирмешәндә Рождество Христово чиркәвенә һәм мәчеткә дә керде.
Икенче көнне кунак район Советында оешмалар һәм бүлекләр җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә катнашты. Константин Григорьевич Бакчасарай районының бүгенге социаль-икътисадый хәле белән таныштырды, киләчәктә эшлекле элемтәләрне ныгытырга өндәде.