Эшлекле семинар-киңәшмә

2014 елның 28 июне, шимбә
2014 елның 28 нчы июнендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының ГХАТ бүлегендә авыл советы белгечләре белән эшлекле семинар-киңәшмә үткәрелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Бахтиярова Ф.Р. гражданлык хәле актлар форматы яңа А4 форматына күчү турында, актдарны теркәгәндә килеп чыга торган  хаталар турында сөйләде, аларны булдырмау  очен киңәшләрен бирде         һәм “Гражданлык хәле актлары турындагы” федераль законга кертелгән үзгәрешләргә басым ясады. Авыл җирлекләрендә үлемне вакытында теркәүгә, үлү турындагы таныклыктан башка җирләмәүне кабат ассызыклап үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International