Бүген Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда 31 мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды. Укуларны ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова алып барды. Ул балаларга гражданлык актлары теркәү бүлегенең эшчәнлеге, Никахлашу сарае бинасында үткәрелүче тантаналар турында сөйләде.
Табигатьтә яз хөкем сөрә, җир уяна, ә әйләнә-тирәбездә дөнья тылсымлы матурлыкка чума. Сәламәт кеше өчен - ул гадәти тормыш. Иртән торгач, без барыбыз да эшкә ашыгабыз, безгә дә кайчандыр картлык килер дип уйламыйбыз.
8 апрель көнне Никахлашу сараенда булачак яшь парлар өчен инструктаж узды. Җәйге сезон алдыннан никах теркәргә теләүче парлар арта.
8 апрельдә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре гаиләләре һәм башка битараф булмаган бөгелмәлеләр белән бергә Салих Сәйдәшев скверында гаилә өмәсендә актив катнаштылар.
Юбилярлар студент елларында Казан инженерлык-төзелеш институтында укыганда танышалар. Уку елларында дуслык мөнәсәбәтләре романтикка күчә.
7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу көнгә багышлап ГХАТ идарәсе коллективы кабат Түбән Кама шәһәре мэрының «365 сәгать спортта» челленджына кушылды һәм җиңел атлетика буенча урам спартакиадасын уздырды.
Тукай районы ГХАТ бүлеге Тукай районының ун яшь кешесенә Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасын оештырды. Бу чара зур тәрбия әһәмиятенә ия, балаларда патриотизм хисе формалаштыра.
Бүген ГХАТ идарәсе коллективы искиткеч гаиләне Шерстобитовларның Аркадий Николай улы Һәм Евдокия Василий кызы гаилә тормышының «алтын» юбилее белән котлады.
«Казан» Гаилә үзәгендә Ренат Мәгъсүм улы һәм Лилия Идиятулла кызы Харисовларның «бриллиант» юбилее теркәлде. Ир белән хатын 1963 елның 7 апрелендә Казанның шәһәр ГХАТында өйләнешәләр. Бүген, нәкъ шул ук көнне, балалар, оныклар, якыннар һәм дуслар арасында пар «бриллиант» туйларын үткәрделәр.
Әлки район мәдәният йортында “Эхо веков в истории семьи. Без тарихта эзлебез” Республика конкурсының зона этабы узды. Шәҗәрә фестиваленә 10 муниципаль районнан гаилә вәкилләре җыелды.