7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу көнгә багышлап ГХАТ идарәсе коллективы кабат Түбән Кама шәһәре мэрының «365 сәгать спортта» челленджына кушылды һәм җиңел атлетика буенча урам спартакиадасын уздырды. Кыска дистанциягә йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү – теләсә кем үти ала торган дисциплиналар. Теләк кенә кирәк! Ярыш-ул ярыш!
Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. I урынны җитәкче урынбасары Марина Сосипатрова яулады. II урынга гомуми бүлек архивариусы Лилия Исламова, III урынга – хокукый тәэмин итү бүлегенең баш белгече Елена Исмәгыйлова лаек булдылар.