«Казан» Гаилә үзәгендә Ренат Мәгъсүм улы һәм Лилия Идиятулла кызы Харисовларның «бриллиант» юбилее теркәлде. Ир белән хатын 1963 елның 7 апрелендә Казанның шәһәр ГХАТында өйләнешәләр. Бүген, нәкъ шул ук көнне, балалар, оныклар, якыннар һәм дуслар арасында пар «бриллиант» туйларын үткәрделәр.
Ренат Харисов - Татарстанның халык шагыйре, татар, рус, инглиз телләрендә кырыктан артык китап авторы. Укытучы, журналист, Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы секретаре, мәдәният министры урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары булып эшли. Ул дүрт дистәгә якын поэма язган, аларның бер өлеше опералар, балетлар, ораторийлар, кантаталар, теле- һәм радиоспектакльләр булып киткән. Ренат Харис шигырьләренә Казан, Мәскәү, Уфа, Саратов һәм башка шәһәрләр композиторлары 150дән артык вокаль жанр әсәрләре иҗат иткән.
Булачак хатыны белән Ренат Харисов студент елларында ук очраклы рәвештә таныша. Матур кыз һәм гадәти булмаган шәхес белән берничә очрашу гына узса да, ул Лилия аның хатыны булачак дигән нык фикергә килә. Лилия Харисова бу еллар дәвамында ире өчен илһам чыганагы булып кала, ул үзен гаиләгә һәм балаларны тәрбияләүгә багышлый.
Юбилярларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова җылы котладылар. Музыкаль бүләк белән Татарстан Республикасының халык артисты Алина Шәрибҗанова һәм Халыкара конкурслар лауреаты Илнар Миранов чыгыш ясады.