Яшь тукайлыларга паспортлар тапшырылды

2023 елның 7 апреле, җомга

Тукай районы ГХАТ бүлеге Тукай районының ун яшь кешесенә Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасын оештырды. Бу чара зур тәрбия әһәмиятенә ия, балаларда патриотизм хисе формалаштыра. Бу максаттан чарага вакытлыча ялда булган хәрби хезмәткәрләр чакырылган. Укучыларга паспортларны район башлыгы Ф.М. Камаев һәм СВО-да катнашучының тапшыруы аеруча әһәмиятле һәм тантаналы булды.

Чараның ахырында укучыларга һәм аларның әти-әниләренә граждан паспортын алуның мөһимлеген күрсәтүче тарихи видеоролик күрсәтелде. Бу көн балаларга гомер буе истә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International