ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      2014 елның 28 августында Буа муниципаль районында беренче тапкыр район башлыгы А.К.Айзетулловның иң яхшы гаиләләр белән тантаналы очрашуы узды. Очрашуга яшь буынга үрнәк булган, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән “Бриллиант” һәм“Алтын” парлар, шулай ук районда иң күп гаилә стажы булган Гавриловлар гаиләсе, күп балалы гаиләләр чакырылган иде.  Район башлыгы гаиләләргә тирән  ихтирамын һәм рәхмәтен белдерде. Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды, бик җылы атмосферада үтте. Бәйрәмгә чакырылган гаиләләргә истәлеккә бүләкләр тапшырылды. 


27
август, 2014 ел
чәршәмбе

Гаилә башлыгы Леонид Андреевич 1930 нчы елның 18 нче августында туган.Гомере буе үз авылында эшләгән: балта остасы, завхоз, МТФ җитәкчесе дә булган. Мария Васильевна шулай ук гомере буе колхозда  эшлэгэн.Дүрт бала устергэннэр. Олы уллары-Михаил, Чаллы шәһәрендә эшли һәм яши;хатыны белән ике бала үстергәннәр, инде оныклары бар. Икенче уллары- Петр Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә яши;ике баласы, 3 оныгы бар.Кызлары Татьяна Казан шәһәрендә эшли һәм яши. Ике улы бар.  Төпчек уллары Александр авылда яши. Хатыны белән ике бала үстерәләр.Ольга һәм Леонид Беляевлар 3 ел элек алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Беляевлар гаиләсе бик тату яшиләр.Барлык бәйрәмнәрне дә төп йортта бабалар,оныклар белән бергә үткәрәләр. Вячеслав Михайлович Беляевлар гаиләсенә иминлек, тыныч тормыш теләп, чәчәкләр,бүләк һәм ашамлыклар пакеты тапшырды.

      Гаиләләр хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе Татарстанда беренче мәртәбә үткәрелә. Казан Кремленә бүген бөтен республикадан 54 гаилә чакырдылар. Алар арасында гаиләләренә    50 елдан артык булган парлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре, табиблар, педагоглар, төзүчеләр, хәрбиләр гаиләләре булды.

      Кунакларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, мондый очрашу беренче мәртәбә уздырыла. “Республика көне алдыннан без Татарстанның иң яхшы гаиләләрен, бөтен безнең районнар һәм шәһәрләр, төрле һөнәрләр вәкилләрен җыйдык”, - дип әйтте Р.Миңнеханов. 

   27 август көнне Ютазы районы  башлыгы урынбасары  Зәрия Рашитова  фермер- гаиләләр-Ахметшиннар һәм Котловскийлар белән очрашты. Чәй өстәле артында бу матур, эшчән гаиләләр үзләренең уңышлары турында сөйләделәр һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.
   27 август көнне Ютазы районы  Акбаш авылында яшәүче  Җәүдәт Фатхулович һәм Дания Мөгамбәровна Валиахметовлар Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше уздырган Приёмда булып кайттылар. Бүген алар райондашларыннан тәбрикләү сүзләре алалар һәм бәйрәмнең матур мизгелләре белән уртаклашалар.

27 август көнне Әтнә районыннан Сабиров Наил Закир улы һәм Сабирова Ләлә Габделхак кызы Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар. Наил Закир улы Әтнә районына бик күп көч керткән кеше, ул авыл хуҗалыгын үстерүдә, яңа объектлар төзүдә районда зур көч кертте. Сабировлар гаиләсе 3 искиткеч ул үстерделәр. Алар Татарстанның экономикасын үстерүдә катнашалар. Сабировлар гаиләсе районда үрнәк гаилә булып санала һәм зур хөрмәткә лаек.

Республика көне алдыннан, 27 августта Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә егет һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Д.А.Гилязов, Алексеевск районы ФМС  бүлеге җитәкчесе С.В.Сквроцова котлады. Бу көн балаларның күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Район Башлыгы тарафыннан оештырылган бу чара, купләрнең күңелендә күркәм бәйрәм истәлеге булып сакланыр. Балык бистәсе икенче мәктәбенә дистәдән артык иң күркәм гаиләләр җыелган иде. Район башлыгы иң яхшы гаиләләрне күркәи бәйрәм белән котлады. Бүләклрәр тапшырылды. Мәктәп укучылары концерт номерлары белән гаиләләрнең күңеләрен ачтылар.

Мәхәббәт дигән тылсымлы сер 15 ел элек аларның чәчләрен чәчкә бәйли дә, бәхет тулы гаиләгә нигез сала. Бәхетле гаиләнең олы куанычлары булып өч ир бала үсеп килә. Рөстәмнең аларга үзенчә мәхәббәте: “Азаматым — күңелем, Тимерханым — йөрәгем, Рамзаным — тәмлем”,— дип сөя ул нәсел дәвамчыларын.

Гаилә башлыгы Рөстәм Казанда эшли, күпкатлы йортларга автоном ягу казаннары кую буенча оешма җитәкчесе. Төп эше өстенә хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә җай таба. Гаилә учагының җылысын саклаучы, улларына әни назының бар кадерен биреп яшәүче Гүзәл ханым Арчаның 1нче мәктәбендә укучыларга белем серләрен чишә.

Президент белән очрашуны алар дулкынланып көтте. Ил җитәкчесенә, район башлыгына күңелләрендә бары тик хөрмәт хисе генә. “Кайларда гына йөрсәм дә (кайчак республикадан читкә дә чыгып китәргә туры килә), Арчабызны сагынып кайтам, чөнки аннан да гүзәл җир дөньяда юк, — ди Рөстәм Фәйзрахманов. — Халыкның яшәү шартларын гел уңай якка алып баруы өчен Президентыбызны хөрмәт итәм. Республика өчен кайгыртып эшләүче шундый Президентыбыз булуы татар халкы өчен горурлык”.

Гомер үтәр, Фәйзрахмановларның да гаилә тарихын яшьлек елларындагы сагынып сөйләрлек истәлекләр баетыр. Ул истәлекләрне аларга бәхетле булып, оныклары гына түгел, оныкчыклары белән дә уртаклашып яшәргә язсын!

27 нче август көнне Казан шәһәрендә Татарстан Президенты һәм аның тормыш иптәше республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итә. Безнең Кукмара районыбыздан Василий Николай улы һәм Мария Михаил кызы Рамазановлар гаиләсе катнашачак. 1 нче августта бу гаилә тормыш корып яши башлауларына кырык еллык юбилейларын билгеләп үтте.

Гаилә башлыгы балалары өчен генә түгел, тирә-яктагылар өчен дә үрнәк. Ул зур эшчәнлеге, игътибарлы, ихтирамлы булуы белән кешеләрне үзенә җәлеп итә. Василий Николай улы 40 елдан артык инде Оштарма-Юмья урта мәктәбендә тарих укыта, I категорияле укытучы, ә 2009 нчы елда “Иң яхшы ел укытучысы” дип табылды. Аның җитәкчелегендә тирә-якны өйрәнү музее булдырылды. Мария Михаил кызы бөтен гомерен колхозда икътисадчы булуга багышлый. Бу бәхетле гаиләдә 2 ул һәм кыз туган, инде 7 оныклары да бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International