ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

18 апрель көнне Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда Түбән Кама педагогика көллиятенең 1 курс укучылары өчен «Гаиләчелек» электив курсы кысаларында дәрес узды. Очрашуның төп идеясе яшьләргә гаилә – бердәм организм дигән фикерне җиткерү иде.

18 апрель көнне "Крепкая семья" партия программасы кысаларында Чистай Никахлашулар сараенда Ксения Тарасованы игезәкләр тууы белән котладылар. Әлеге гаиләдә ул һәм кыз туды.


17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы 2023 елның 1 кварталындагы бүлек эшәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.

17 апрельдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Чистай шәһәренең “5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары булды.

2023 елның 17 апрелендә Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 150 никахлашу турында акт теркәлгән. Павишин Валерий Павел улы һәм Демьянова Любовь Петр кызы быел Яшел Үзән муниципаль районында никахлашкан 150 нче пар булдылар, бу гаилә өчен көтелмәгән хәл булды


15
апрель, 2023 ел
шимбә

Нәкъ 50 ел элек, 1973 елның 15 апрелендә Фәүәт Мәгафүр улы белән Сания Исмәил кызының никахы теркәлә.

Юбилярларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов котлады.


14
апрель, 2023 ел
җомга

7 апрель көнне Илдус һәм Эльмира Гилязовлар гаиләсендә, өч кыздан соң дүртенче бала булып, малай дөньяга килә. Авырлыгы 3900 граммлы сабыйга Юныс исеме бирелә. 12 енче апрель көнне Теләче районы ГХАТ секторы җитәкчесе гаиләне котлап таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Яңа туган балаларны чыгару залының кунакчыл ишекләре Тукай муниципаль районы ата-аналары өчен ачылды. Тукай районы ГХАТ бүлеге гаиләдә өченче баланы теркәү тантанасын оештырды.


13
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Атна саен Нурлат ГХАТ идарәсендә, пәнҗешәмбе көнне истәлекле бүләк тапшыру тантанасы уза.

13 апрель көнне Тәтеш районының Урюм авылында яшәүче Александр һәм Гөлнара гаиләсендә кызлары Кира туды – бу аларның гаиләсендә өченче бала һәм өлкән кызлары кечкенә сеңелесе белән очрашуга әзерләнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International