Атна саен Нурлат ГХАТ идарәсендә, пәнҗешәмбе көнне истәлекле бүләк тапшыру тантанасы уза. 13 апрельдә никахлашу сараенда 6 гаиләне 2023 елның февраль һәм март аенда туган сабыйлары белән котладылар.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әти-әниләрне беренче балалары белән дә, күп балалы гаиләләр статусына күчүе белән котлады.