Яңа туган балаларны чыгару залының кунакчыл ишекләре Тукай муниципаль районы ата-аналары өчен ачылды. Тукай районы ГХАТ бүлеге гаиләдә өченче баланы теркәү тантанасын оештырды. Бу тантананың үзенчәлеге шунда, чыгарылышның үзендә баланың әтисе дә катнаша алды, ул СВО зонасына мобилизацияләнгән. Хәзерге вакытта Илназ ялда һәм берничә көннән хезмәтенә кайта.
Бу бәхетле вакыйга белән котларга Тукай районы башлыгы Ф.М. Камаев килде.
Хәзер әтинең кайтуын хатыны һәм әти - әнисе генә түгел, ә өч баласы да түземсезлек белән көтәчәк.