15 апрельдә «Казан» гаилә үзәгендә Рафиковларның «алтын» юбилее узды

2023 елның 15 апреле, шимбә

Нәкъ 50 ел элек, 1973 елның 15 апрелендә Фәүәт Мәгафүр улы белән Сания Исмәил кызының никахы теркәлә.

Юбилярларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов котлады.

Рафиковлар Фрунзе шәһәрендә 1972 елда танышалар. Сания Кыргыз дәүләт университетында икътисад факультетында, ә Фауат политехник институтта укый. Һәр шимбә көнне бөтен татар яшьләре музыкаль һәм бию кичәләре үткәрү өчен җыела торган була. Юбилярлар шул җыеннарның берсендә таныша. Еш кыша гастрольләргә килгән Татарстан һәм Башкортстан артистлары белән аралашалар. "Сабантуй", "Корбан бәйрәме" һәм башка чараларны билгеләп үтәләр. Укуны тәмамлаганнан соң Фәүәт Мәгафүр улы политехник институтта укытучы булып эшли. Сания Исмәил кызы икътисадчы булып хезмәт куя. Казан шәһәренә күченгәннән соң, 1995 елдан "Җыен" татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү фондында эшли башлыйлар. Фонд “Танылган шәхесләр” сериясеннән китаплар чыгару белән шөгыльләнә. Фәүәт Мәгафүр улы фонд директоры, Сания Исмәил кызы бухгалтер булып эшли. Рафиковлар "Хезмәт ветераны" медальләре белән бүләкләнгәннәр. Юбилярлар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аларның дүрт оныгклары бар.

Тигезлек һәм үзара хөрмәт - бәхетле, гармонияле мөнәсәбәтләрнең төп серләренең берсе дип саныйлар Рафиковлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International