17 апрельдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Чистай шәһәренең “5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары булды.
ГХАТ җитәкчесе Илмира Ярмушева укучыларны Никахлашу сарае бинасы тарихы белән таныштырды, аның территориясе буенча экскурсия үткәрде.
Балалар тантаналар залын карадылар, ЗАГС бүлеге эше белән таныштылар, никах, ата-аналар кебек гаилә категорияләре, демографик күрсәткечләр турында белделәр. ГХАТ органнарының һәр кеше тормышындагы роле, гаиләнең мәгънәсе һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуның мөһимлеге турында фикер алыштылар.