2023 елның 22 апрелендә Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан никахлашу турындагы актның 100 нче язмасы төзелгән.
Аксубай районыннан Айрат һәм Светлана Канафиевлар гаиләсе өйләнешү өчен символик дата сайлаганнар. Аларның милләтара никахы Ураза бәйрәмендә төзелгән.
Балаларда һәм яшүсмерләрдә традицион гаилә кыйммәтләре турында күзаллаулар формалаштыру, гаилә һәм никах институтын популярлаштыруны ныгыту максатларында ТР МК УЗАГС ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә ТР мәгариф учреждениеләре укучылары арасында Халыкара гаилә көненә багышланган «Минем гаиләм-минем байлыгым» дигән темага рәсем конкурсы үткәрү игълан ителде.
21 апрель – җирле үзидарә хезмәткәрләре көне. Ул 2013 елдан билгеләп үтелә.
Саба районында һөнәри бәйрәм уңаеннан үткәрелгән, муниципаль хезмәткәрләрне хөрмәтләү чарасында, ГХАТ бүлеге баш белгече Вакказова Миләүшә Мөдәрис кызы да бүләкләнде.
Бүген Сарман район мәдәният йортында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Илаһи сүз хозурында" бәйгесе узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе тарафыннан Мәгариф һәм Фән Министрлыгы белән берлектә "Минем гаиләм - минем байлыгым" рәсем бәйгесе игълан ителгән иде. Муниципаль этапка 16 мәктәптән йөзгә якын эш кабул ителде.
2023 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә «алтын» юбилярларны хөрмәтләү тантанасы булды. Тантананың төп кунаклары булып 50 ел бергә яшәгән Виноградов Александр Алексей улы һәм Надежда Александр кызы булдылар.
19 апрельдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре бүлек урнашкан 19 нчы гасырдагы матур йорт тирәсендәге территорияне төзекләндерү буенча чираттагы өмәгә чыктылар.
19 апрельдә 7 нче гимназиянең унберенче сыйныф укучылары Бөгелмә шәһәренең ЗАГС бүлеге кунаклары булдылар. Очрашу «Бәхетле киләчәкнең нигезе буларак гаилә» темасына багышланды.
Күпләр фикеренчә, балаларны тәрбияләү - бик мәшәкатьле эш. Вакыт үзенә калмаячак диярлек. Әмма дөньяның әйдәп баручы югары уку йортларының социологик сораштырулары күп балалы гаиләләрнең иң бәхетле булуын дәлилли. Мондый гаиләләрдә балалар һәм ата-аналар җылы мөнәсәбәтләрдә булалар, бер-берсе турында кайгырталар һәм күңелсезлекләргә зарланмыйлар.