2023 елның 22 апрелендә Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан никахлашу турындагы актның 100 нче язмасы төзелгән. Гарифуллин Артур һәм Климина Елизавета “юбилей” яшь парлар булдылар. Яшь гаиләгә мәхәббәт, наз һәм үзара аңлашуны телибез. Гаилә берлеге яшьләргә гармония һәм күңел шатлыгы гына китерсен!