Әлмәт районында “Минем гаиләм-минем байлыгым” конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре сайланды

2023 елның 21 апреле, җомга

Балаларда һәм яшүсмерләрдә традицион гаилә кыйммәтләре турында күзаллаулар формалаштыру, гаилә һәм никах институтын популярлаштыруны ныгыту максатларында ТР МК УЗАГС ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә ТР мәгариф учреждениеләре укучылары арасында Халыкара гаилә көненә багышланган «Минем гаиләм-минем байлыгым» дигән темага рәсем конкурсы үткәрү игълан ителде.

2023 елның 20 апрелендә Әлмәт шәһәренең ГХАТ идарәсендә 2 этап үткәрелде - конкурс эшләре күргәзмәсе оештырылды. 5 кешедән торган жюри составы иң яхшы 3 конкурс эшен сайлады, алар алга таба республика этабына тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International