Бүген Сарман район мәдәният йортында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Илаһи сүз хозурында" бәйгесе узды. Чара барышында «Ныклы гаилә», "Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары кысаларында “Минем гаиләм – минем байлыгым” темасына багышланган республика рәсемнәр конкурсының, Сарман муниципаль районы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында узган конкурс эшләре муниципаль этабының күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә белән район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы да танышты.