18 апрель көнне "Крепкая семья" партия программасы кысаларында Чистай Никахлашулар сараенда Ксения Тарасованы игезәкләр тууы белән котладылар. Әлеге гаиләдә ул һәм кыз туды.
ГХАТ бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева бәхетле әнине тормышта шундый мөһим вакыйга белән котлады, балалар туу турында беренче документлар тапшырды, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.