ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бу күңелле һәм  истәлекле  көнне Аксубай  районының  3  нче номерлы  мәктәбе дә каршы алды. Укучыларны котларга һәм бүләкләр тапшырырга алрның әти-әниләре дә,  башкарма комитеттан да, башка оешма  җитәкчеләре дә килгән иде. Ә инде Аксубай районы  ФМИХ  бүлеге инспекторы Гөлнара Сөләйманова  Шаязданова Гөлсинә һәм Тонков Евгенийга  Россия гражданы паспортын тапшырды. Ул аларга илнең  лаеклы гражданнры булуларын теләде.

1 сентябрь көнне Питрәч ГХАТ булеге мөдире Набиуллина Э.Б. районнын икенче номерлы мәктәбендә тантаналы линейкасында катнашты. Тантанадан соң “Минем кече Ватаным” темасына класс сәгатьләре узды.

Агымдагы елның 1 нче сентябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Минем туган төбәгем” дип  исемләнгән патриотик дәрес булып узды. Тантаналар залында үткән әлеге дәрескә талантлы яшьләр, шәһәребезнең киләчәге булган егет һәм кызлар чакырулы иде. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина укучыларга архивта сакланган актлар теркәү китаплары турында сөйләп, аларда сакланган кеше язмышларын чагылдыручы язуларның никадәр кыйммәт икәнлеген билгеләп үтте. Шул уккөнне балар алдында шәһәребезнең 10 нчы номерлы мәктәбендә оешкан бизнес-компания “Фортуна” юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалауга юнәлдерелгән интернет-проект презентациясен үткәрде.

         Иң ахырда укучылар, иң изге теләкләрен теләп, Рәсәй Федерациясе флагының төсләрендәге шарларны һавага очыртып җибәрделәр. Балаларның барлык теләнгән теләкләре дә тормышка ашар дип ышанасы килә.  

1 сентябрь – белем көне. Алабугада, гадәттәгечә, бу бәйрәмгә укучылар янына район җитәкчеләре килә. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Григорьева Л.М. 2 гимназиядә булып, укучыларны, әти-әниләрне, укытучылар коллективын яңа уку елы белән котлады.

Биредә ЗАГС бүлегенең баш белгече А.А.Ибәтуллина чыгышы тыңланылды, “Яратам сине, минем төбәгем” исемле видеоролик каралды. Чара  ахырында сыйныфлар арасында конкурс оештырылды. Укучылар мәктәп ишегалды асфальтын матур рәсемнәре белән бизәделәр.

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2014 елның 1 сентябрь көнне Яр Чаллы 17 чаллы  яшь гражданына паспорт тапшыру тантанасы узды.      Бәйрәм ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова ачты. Тантанада “КАМАЗ” ААҖ генералҗ директор урынбасары И.Ә.Шамилов катнашты.

    Бәйрәм күтәренке рухта узды.

Олег Валерий улы Әгерҗенең Профессиональ училищесында әшли. Алар тимер юл эшчеләрен әзерлиләр. Гөлчәчәк Мунавир кызы өйдә өч матур таза балалар устерә, тәрбияли. Олы кызлары Әминә буел 4 сыйныфка бара. Кәмилә 2015 елда 1 сыйныфка бара. Төпчек уллары Локман 2 сентябр кенендә беренче тапкыр балалар бакчасына бара. Бу гаилә бик динле, шуңа күрә бик тату, тыныч торалар. Олы кызларына мәктәп сумкасы тапшырылды, бәләкәчләренә – йомшак уенчыклар.

Бу гаиләне Алабугада күпләр белә. Иван Дмитриевич АлАЗ системасында беренче көннәрдән үк эшләде. Надежда Александровна озак еллар үзәк шифаханәдә статистика өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Ул шәһәр ветераннар Советында исә активлардан берсе. Малай, кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер исә оныкларын тәрбиялиләр.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина 1 сентябрь көнне шәһәрнең 4 нче мктәбендә Белем көнендә катнашты.

Елдагыча мәктәпнең ишегалды матур чәчәчкләр, төрле төстәге шарлар, әләмнәр белән бизәлгән иде. Ял көне булганлыктан ата-аналар да бик күп җыелган иде.

Иң беренчеләрдән сүзне мәктәп директоры Илдус Габдрахманов башлады. Укучыларга яхшы уку елы, югары билгеләр теләде һәм бәйрәмгә килгән зур кунакларга сүзне тапшырды. Район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов район җитәкчесе Анатолий Ивановның котлау хатын җиткерде, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина укучыларны Белем көне белән тәбрикләде. Ул шулай ук “Минем кечкенә Ватаным” дәресендә катнашты, укучылар белән гаилә темасына әңгәмә корды. 

      Быел Кыркул урта мәктәбендә республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелде. Беренче сентябрь көнне Алексеевск муниципаль районы башлыгы В.К.Козонков һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Э.А.Зарипова Кыркул урта мәктәбендә тантаналы линейкада катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Алар мәктәп коллективын, укучыларны һәм әти-әниләрне белем көне белән котладылар һәм эшләрендә уңышлар теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International