Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина 1 сентябрь көнне шәһәрнең 4 нче мктәбендә Белем көнендә катнашты

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина 1 сентябрь көнне шәһәрнең 4 нче мктәбендә Белем көнендә катнашты.

Елдагыча мәктәпнең ишегалды матур чәчәчкләр, төрле төстәге шарлар, әләмнәр белән бизәлгән иде. Ял көне булганлыктан ата-аналар да бик күп җыелган иде.

Иң беренчеләрдән сүзне мәктәп директоры Илдус Габдрахманов башлады. Укучыларга яхшы уку елы, югары билгеләр теләде һәм бәйрәмгә килгән зур кунакларга сүзне тапшырды. Район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов район җитәкчесе Анатолий Ивановның котлау хатын җиткерде, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина укучыларны Белем көне белән тәбрикләде. Ул шулай ук “Минем кечкенә Ватаным” дәресендә катнашты, укучылар белән гаилә темасына әңгәмә корды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International