Быел Кыркул урта мәктәбендә республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелде. Беренче сентябрь көнне Алексеевск муниципаль районы башлыгы В.К.Козонков һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Э.А.Зарипова Кыркул урта мәктәбендә тантаналы линейкада катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Алар мәктәп коллективын, укучыларны һәм әти-әниләрне белем көне белән котладылар һәм эшләрендә уңышлар теләделәр.