Бу гаиләне Алабугада күпләр белә. Иван Дмитриевич АлАЗ системасында беренче көннәрдән үк эшләде. Надежда Александровна озак еллар үзәк шифаханәдә статистика өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Ул шәһәр ветераннар Советында исә активлардан берсе. Малай, кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер исә оныкларын тәрбиялиләр.