1 сентябрь көнне Минзәлә районы Урыс урта мәктәбендә Белем бәйрәменә багышланган линейка уздырылды. Бу уку елында мәктәп үзенен 25 еллыгын бәйрәм итә. Бәйрәм барышында Урыс авыл җирлеге башлыгы Мәүлин Фазыл Мөнир улы беренче сыйныфка керүче балаларны котлады һәм бүләкләде. Шулай ук тантаналы рәвештә Шайхразиев Илназга паспорт тапшырды.
Минзәлә районы Калтак урта мәктәбе укучысы Ишинбаева Вероника 1 нче сентябрь көнне икеләтә бәйрәм кичерә.
Беренчедән, ул белем бәйрәме, икенчедән, ул бүген кулына Россия дәүләте гражданы паспорты ала. Шушы көннән Вероника бөек Россия дәүләтенең тулы хокуклы гражданына әйләнә.
Кулга паспорт алу – зур җаваплылык, илгә кирәкле, файдалы, лаек кеше булырга, тырышып укырга, әти-әнине, укытучыларны тыңларга, спорт белән шөгыльләнергә, бар яктан да үзеңне әзерләп зур тормышка аяк басарга кирәк.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина 1 сентябрь көнне шәһәрнең 4 нче мктәбендә Белем көнендә катнашты.
Елдагыча мәктәпнең ишегалды матур чәчәчкләр, төрле төстәге шарлар, әләмнәр белән бизәлгән иде. Ял көне булганлыктан ата-аналар да бик күп җыелган иде.
Иң беренчеләрдән сүзне мәктәп директоры Илдус Габдрахманов башлады. Укучыларга яхшы уку елы, югары билгеләр теләде һәм бәйрәмгә килгән зур кунакларга сүзне тапшырды. Район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов район җитәкчесе Анатолий Ивановның котлау хатын җиткерде, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина укучыларны Белем көне белән тәбрикләде. Ул шулай ук “Минем кечкенә Ватаным” дәресендә катнашты, укучылар белән гаилә темасына әңгәмә корды.
1 сентябрьдә Менделеевск шәһәрендә С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә ачылышы булды. Әлеге бинада Менделеевск муниципаль районының ГХАТ бүлеге урнашкан. Ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашты. ГХАТ бүлеге башлыгы тарафыннан гаилә тормышы юбилярларын тантаналау буенча чара үткәрелде. Гаилә корып яши башлауларына 5 елдан алып 60 елга кадәр булган парлар әлеге чарада бик теләп катнаштылар.
Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Б.Т. Хафизов булды. Ул үзенең мөрәҗәгатендә мондый чараларның әһәмиятлеген искәртеп үтте.
Шимбә көнне яраткан Яшел Үзән шәһәребез үзенең 82 нче еллык туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәмне “Коляска парады” ачып жибәрде. Шулай ук, алтын “яшьләрне” котлау тантанасы “Авангард” стадионында булып узды. Панин, Бухарев, Скороспехов һәм Нуруллиннар гаиләләре август аенда 50 еллык – алтын туйларын билгеләп үттеләр, аларнын гаилә фотоларын (яшь чакларын һәм бүгенге көндәге) зур экранда, барлык стадионга күрсәттеләр. Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы А.В.Тыгин “алтын яшьләрне” шатлыклы вакыйга белән котлады. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә, Татарстанның премьер-министры урынбасары Камалтынов Ю.З. катнашты. Тантана бәйрәм концерты һәм фейерверк белән тәмамланды.
Шушы тантанада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Э.Ә.Зарипова катнашты. Бу чара район тарихында матур эз калдырган якташларны, бүгенге көндә район тормышында актив катнашучыларны очраштырды. Бу тантанага районның үрнәк, дус һәм тату гаиләләре дә чакырулы иде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннын кунаклар изге Биләр урынына сәяхәт кылдылар.
30 август Татарстан Республикасы көнендә район Башлыгы Ф.М.Камаев 25 авыл җирлегеннән 25 матур гаиләне котлады. Ул аларга рәхмәт хатлары хәм истәлек бүләкләре тапшырды.
2014 елның 30 августында , Татарстан Республикасы көнендә Федераль миграция хезмәте идарәсе , ЗАГС бүлеге һәм яшьләр эшләре буенча идарә тарафыннан оештырылган уртак чара булып узды.
Россиянең яшь гражданнарына тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды. Әлеге истәлекле чара алар күңелендә гомерлеккә сакланачак.
30 нче августта, Республика һәм нефтьчеләр көнен, шәһәр бәйрәмен билгеләп үткәндә, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Чарада күп еллар бәхетле гаилә булып яшәүче, күркәм тормыш һәм хезмәт юлы үткән, тәртипле балалар тәрбияләгән, яшь буынга үрнәк булырдай, районыбызның горурлыгы булган парлар да катнашты.
Баулы район Башлыгы Альберт Хабибуллин һәр баланы җылы котлап паспортларны тапшырды. Шушы көннәрдә Баулы шәһәрендә эшлекле визит белән булган Свердловск өлкәсе делегациясе әгъзасы Свердловск өлкәсе Артин шәһәр төбәге башлыгы урынбасары О.А.Голых яшүсмерләрне гомергә бер генә тапкыр килә торган бәхетле вакыйга белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырды.
Тантаналы чара барышында район Башлыгы Альберт Хабибуллин әтиле-уллы Рөстәм һәм Рим Хакимовларга “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары билетларын тапшырды.
Яңа уку елы башлану алдыннан - 2014 елның 30 августында Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан уздырылган бәйрәмдә, гаилә ныклыгы традицияләрен һәм балалар белән яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлекне тәрбиләүне ныгыту максатыннан, 14 яше тулган Россия Федерациясенең 10 гражданына тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Бәйрәм чараларында Россиянең федераль миграция хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы Бөгелмә районындагы бүлекчәсе башлыгы хәрби хезмәт полковнигы Р.Г.Гарифуллин, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе И.И.Сагдиева катнаштылар. Паспортларны яшь бөгелмәлеләргә Бөгелмә шәһәре башлыгы урынбасары И.Б.Белова тапшырды.