ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2014 ел
шимбә

  2014 елның 30 августында Буа шәһәре үзенең туган көнен һәм Республика көнен билгеләп үтте. Район башлыгы А.К.Айзетуллов буалыларны һәм шәһәребез кунакларын сәламләде һәм бәйрәм белән котлады: “Бүген буалылар ышаныч белән алга карый чөнки экономик базыбыз стабиль алга бара, күп кенә социаль объектлар ачыла, балалар саны арта. Барыгызга да исәнлек-саулык, иминлек, бәхет, шатлык телим”,- диде район башлыгы. Шулай ук Казан кунаклары да үзләренең котлауларын җиткерделәр. Бәйрәм район күләмендә уздырылган чәчәкләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән дәвам итте, ә кич белән буалылар һәм район кунаклары Республика күләмендә уздырыла торган “Созвездие-Йолдызлык” гала конөертын карап ял иттеләр.      

30-нче августа Спас районы  Мәдәният йортының иркен залында  район башлыгы Камил Нугаев иң яхшы гаиләләр белән очрашты. Бу бәйрәмдә шәһәрдән Кадыйровлар, Базыйровлар, Илюшиннар, Исаевлар, Мөхәммәтшиннар, Иске Рәҗәп авылыннан Хәмидуллиннар, Кураловодан Савиновлар, Чәчәкле авылыннан Галиевлар гаиләсе катнашты. Һәр гаилә тарихы үзенчә кызыклы, аларның һәрберсе район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән, ә кайберәүләр өчен бигрәк тә истәлекле булуы белән хәтердә калачак. Бәйрәмнең рәсми өлеше  үзәк мәйданда шушы гаиләләрне котлау һәм бүләкләү белән башланып китте. Халыкның көчле алкышлары астында һәр пар сәхнәгә күтәрелде, аларга рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Мәдәният сарае каршындагы мәйданда башта – Республика көненә багышланган митинг, соңыннан “Чәчәк ат, Татарстан”, девизы астында фольклор коллективларының бәйрәм концерты булды.

Шушы тантанада  Министрлар Кабинеты идарәсе җитәкчесе Э.А.Зарипова катнашты. Бу чара район тарихында матур эз калдырган якташларны, бүгенге көндә район тормышында актив катнашучыларны очраштырды. Бу тантанага районның үрнәк, дус һәм тату гаиләләре дә чакырулы иде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннын кунаклар изге Биләр урынына сәяхәт кылдылар. 

Республика көнендә Баулы  муниципаль районы Башлыгы  А.Г.Хабибуллинның  районның иң алдынгы гаиләләре белән очрашуы узды.   Очрашуга 5 пар чакырылган иде, алар – Салихов, Гафиятуллин, Закиров, Хайруллин  һәм  Галиуллиннар гаиләләре. Рөстәм абый һәм Гөлсирә апа, Гали абый һәм  Тәслия апа, Айрат абый һәм Нәфисә апа, Миннекасыйм абый һәм Гөлсәвия апа, Фәниз абый һәм Люция апа район үсешенә үз өлешен кертеп, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән,  яшь буынга үрнәк булган, илебезнең нигезе булган гаилә традицияләрен саклаган парлар.

  Район башлыгы Альберт Хабибуллин  барлык урнәк гаиләләрне Республика  көне  белән котлап, Рәхмәт хатлары,  чәчәк бәйләме һәм истәлекле буләкләр тапшырды.

Һәркөнне Яна Савин районы ЗАГС бүлегендә 50гә якын яңа туган бала теркәлә. 29  август аенда 2014 елның Республика көне алдыннан ЗАГС бүлегендә - 5500 бала теркәлде.

Богатовлар Александр һәм Гөлнар гаиләсендә кыз бала туган. Бәхетле әти-әни нәни сабыйга бик матур исем биргәннәр. Бу исемнең тәрҗемәсе матур, сөйкемле дигәнне аңлата. ЗАГС булеге хезмәткәрләре  аларга исәнлек-саулык теләп, тагын көтеп калуларын әйтеп калдылар . 

         30 нчы августта - Республика конендэ Элки муниципаль  районы ГХАТ булегендэ бик матур пар- Зиятдинов Ринат Касыйм улы хэм Сабирова Эльмира Замир кызы никахын теркэде. Алар икесе дэ  Элки районы  ОВД булегендэ эшлилэр. Кэлэш этисе хонэрен сайлаган, этисе ОВД булегендэ 35 ел эшлэп лаеклы ялга чыкты. Коллегалары да яшьлэрне, яна тормышка аяк баскан кон белэн котларга килделэр.

 


29
август, 2014 ел
җомга

Республика көне бәйрәме алдыннан, 29 август көнендә Лаеш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 4 пар тантаналы рәвештә язмышларын бер-бере белән бәйләделәр.

Яшь Кайбычлыларга шәхесне раслаучы документны Татарстан буенча Россия Федераль миграциясе хезмәте идәрәсенең Кайбыч районындагы территориаль пункты житәкчесе Фәния Кәлимуллина тапшырды.

ГХАТ бүлеге житәкчесе Рафия Зөфәр кызы барлык  яшь гражданнарны сәламләп,  космосны беренчеләрдән булып буйсындырган, дәхшәтле Бөек Ватан сугышында жиңу яулаган ватаныбыз –Россия  белән  горурланырга кирәклеген әйтеп узды, киләчәктә туган илебезнең  байлыгын арттырыр өчен  белемгә омтылырга эндәде.

 Яшүсмерләр бу чарадан туган илебезнең киләчәге алар кулында булуын  аңлап таралыштылар.

Республика көне һәм шәһәр көне уңаеннан, Түбән Камада беренче пионерлар әйдаманы булып эшләгән Роза Исламовна Комиссарчикка Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Айдар Метшин исеменнән котлаулар һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 27 елдан артык Роза Исламовна шәһәребезнең беренче номерлы мәктәбендә уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән. Күп санлы грамоталар, медальләр  иясе Роза ханым 1966 елда “Знак почета” ордены белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Леонид Давыдович белән алар 55 елдан артык бергә гомер кичерәләр, бер ул ике игезәк кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Район Башлыгы исеменнән Роза Комиссарчикны Түбән Кама ГХАТ идарәсенең җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Разия Исламова котлады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International