ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

10 сентябрь көнне Түбән Каманың Тынычлык проспектында шәһәр көне уңаеннан уздырылачак парад репетициясе булды. Әлеге чарада агымдагы атнада никахларын теркиячәк 10 пар кияү һәм кәләш  катнашты. Яшьләр, эшчеләр колоннасын тәмамлап, туйгача бизәлгән машиналарда Тынычлык проспекты буйлап узачак. Аларның чыгышлары символик рәвештә буыннар бәйләнешен чагылдырып, шәһәрдәшләребезнең матур гаилә традицияләренең дәвамы булып яңгырыячак.

10 августта,  Россияның хәрби даны көне алдыннан, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган  15 яшүсмергә  тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.    Районыбызның хөрмәтле ветераны Анвард Фатых улы Галиакберов һәм район башкарма комитеы җитәкчесе урынбасары  Илмира Илдус кызы Хөснуллина һәр баланы җылы котлап паспортлар тапшырдылар. Паспорт белән бергә укучыларга Баулы районы турындагы фильм төшерелгән диск тапшырылды.  Чарада  яшүсмерләрнең әти-әниләре, әби-бабайлары да катнашты.


9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

      2014 нче елның 9 нчы сентябрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

      Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш Идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.Р. Хабибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – Э.А. Зарипова, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.

2014 елның 6 нче сентябрьда ДК “Васильево” узәгендә гаилә бәйрәме узы. “Пар кугәрченнәр” бергә гомер итүләренең 60, 55 һәм 45 еллык юбилейларын билгеләп уттеләр. “Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең–ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк. Бриллиант туйларын билгеләп үтүче Евгений Иван улы һәм Нина Сергей кызы Зотовлар, «Зөбәржәт» парлар – Фаракша Бадретдинов улы  һәм София Ахметсафов кызы Салеевлар, «Зәнгәр якут» парлар – Анатолий Иван улы һәм Валентина Павел кызы Гришиналар гаиләсе әнә шундый тормышны бергәләп, кулга-кул тотынып үткән күркәм парлар. Юбилярлар тантаналы рәвештә, “лаеклы юбилярлар китабына” имзаларын куеп, Васильево поселогы башлыгы истәлекле буләләр белән рәхмәт хаты тапшырды, дом культурадан жырлы буләк кабул иттеләр.


8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Кәмәрия әби Хөсәенова Апас районы Зур Болгаерның бик хөрмәтле акъәбие. Намуслы хезмәте, илгә-көнгә лаек җиде баласы белән дә абруйлы ул.

 – Хезмәт чыныктырды, эшләгән кеше бәхетле була. Бер эштән дә тайчанмагыз, – ди Кәмәрия әби.

Олуг бәйрәме уңаеннан Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләген кабул итеп алгач та, ил башлыкларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде ул.


7
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе

2014 елның  06 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә “Кама веломарафоны” узды. Традиция буенча ул шәһәребезнең дурт ноктасында уздырылды:

-         мәктәпкәчә  балалар “Виктория” һәм “Төзүчеләр” стадионнарында;

-         ГЭС һәм ЗЯБ мәктәп укучылары – ГЭС поселыгының ял паркында;

-         төп программа Кама яр буенда.

Веломарафонда ГХАТ идарәсе белгечләре һәм аның башлыгы Р.Г.Зарипова да актив катнаштылар.


6
сентябрь, 2014 ел
шимбә

Балачаклары  сугыш  чорына  туры  килгән кешеләрне юкка гына “чыныккан” димиләр шул. Чынлап та, алар кырыс тормыш мәк-тәбен үткәннәр. Ныгып  җитмәгән үсмерләр колхозда өлкәннәр белән беррәттән эшли, урман кисә, окоп казый, якын кешеләрен югалту хәсрәтен кичерә. Бу хәлләр Әминә Вафа кызы Хөснетдинованы да урап узмый.

Шушы көннәрдә ул 90 яшьлек юбилеен каршылады. Туган көне белән котларга дип, балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды. Фәттаховларның уңайлы матур йортында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова, Красносельский авыл җирлеге башлыгы Иван Варламов һәм башкалар да  кунакта  булды. Рөстәм  Галиуллович  юбилярны туган көне белән тәбрикләде, РФ  Президенты  Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга  без дә кушылабыз. Сәламәтлек, яхшы кәеф, рухи күтәренкелек, гаиләгезгә бәхет телибез, Әминә апа!


5
сентябрь, 2014 ел
җомга

Башкарма комитетның ГХАТ бүлегенең юбилей 250 нче пары булып Исхаков Рәдиф Хәниф улы һәм Галәүтдинова Айгөл Камил кызы парлары теркәлде. Бүгенге онытылмаслык, тормышыгызның иң матур, иң бәхетле –законлы никаһлашу көнендә сезгә саф мәхәббәт, бер-берегезгә карата ныклы терәк, ышаныч булуыгызны телисе килә. Сезнең йортыгызда һәрчак тынычлык, татулык,  иминлек, чиксез бәхет хөкем итсеннәр, бер-берегезгә булган хисләрегез көннән-көн ныгысын, сүрелмәсен. Явызлык, мәкерлек, кайгы-хәсрәтләр читләтеп үтсен. Хәерле сәгатьтә! 


4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 нче елның 4 нче сентяберендә Мамадыш районы Башлыгы Анатолий Иванов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков шәһәрнең иң хөрмәтле гаиләләренең берсе Миннехановларда  кунак булдылар.

Миннехановлар бүгенге көндә гаиләләре белән Татарстан Республикасы “Просто Молоко” идарә кампаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә хезмәт куялар. Барысы да үз эшләренең осталары, хезмәттәшләре һәм райондашлары өчен бар яктан да үрнәк алар.

Күрәсе язмыш булгандыр, Ирек тә, Роза да яшьләй тол калалар, икесендә дә икешәр кечкенә бала. Балаларны тулы гаиләдә мәхәббәт һәм игътибар белән үстерер өчен күптәнге танышлар  бер гаилә булып  яшәргә карар кылалар. Озакламый ике абыйсына һәм ике апасына сөенеч булып гайләдә бишенче бала Алсу туа. шул вакыттан бирле инде 22 ел сизелмичә дә узып киткән. Миннехановлар тормышларының авыр мизгелләрендә бер берсенә терәк була алганнарына әле дә сөенеп туя алмыйлар. Бүгенге көндә алар үз өйләре белән яшиләр, җәй буе зур бакчаларын тәрбиялиләр.  Бар балалары үз тормышы белән яши, шуңа да ял  көннәрен бергә җыелышып, гөрләшеп үткәрергә тырышалар.

Зур кунакларның килүләренә Роза ханым милли ризыклар әзерләгән иде. Кайнар чәй артында районның үсеше, яңарышы, яуланган үрләре турында сөйләшенде. Яшьләргә аеруча торак өлкәсендәге программалар турындагы мәгълүмат кызыклы тоелды.

Шуны әйтергә кирәк, Район Башлыгы гаилә институты торышына зур игътибар бирә. Бары мәхәббәт һәм хөрмәт  хөкем сөргән гаиләдә генә тулы кыйммәтле шәхес тәрбияләнә ала – дигән фикердә ул.

  “Районның үсешендә райондагы һәр гаиләнең өлеше бар, шул чиратта сезнең дә”, - дип ассызыклады Анатолий Петрович. Шуңа да, тыгыз эш графигына карамастан, ул һәр гаилә, һәр кеше өчен вакыт таба, игътибарын җәлләми.

Очрашу ахырында Миннехановлар зур кунакларга кыйммәтле бүләкләре, күрсәтелгән игътибарлары өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, гаилә альбомында иң мәртәбәле урынны  яулаячак истәлекле фотога төштеләр.

2014 елның 4 сентяберендә Чистай муниципаль районының ГХАТ бүлеге Андреевлар гаиләсен алтын юбилейлары белән котлады. Алар мәхәббәттә һәм бердәмлектә 50 ел гомерләрен уздырдылар.

          Бу тантаналы көнне алтын юбилярларны аларның иң якын кешеләре – өч кызы, 6 оныгы һәм 2 оныкчыклары котларга килде.

         Галина Павел кызы һәм Владимир Иван улына истәлекле медальләр һәм туганнарыннан бүләкләр тапшырылды. Шулай ук алар почетлы юбилярлар китабына кулларын куйдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International