2014 нче елның 9 нчы сентябрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш Идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.Р. Хабибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – Э.А. Зарипова, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.
Утырышта түбәндәге сораулар каралды:
- 2014 нче елның август ае буенча статистик күрсәткечләр (2013 нче елның августы белән чагыштыру);
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең коллегия карарларын үтәү;
- 2014 нче елның август аена гражданлык хәле актларын теркәү буенча контроль-күзәтү эшчәнлеге;
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе эшләгән индикаторларга яраклаштырып, гражданлык хәле актларын теркәү язмаларын кәгазь һәм электрон формада тәңгәл китерүне тәэмин итү буенча эш планнарын үтәү;
- гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән белгечләрнең башкару сыйфатын мониторинглау;
- Татарстан Республикасы АИС ЗАГС системасы чаралары белән автоматлаштырылган контроль;
- 2 экземпляр акт язмасын тикшерү;
- Күпфункцияле үзәк базаларында, сәламәтлек саклау оешмаларында һәм электрон рәвештә ГХАТ дәүләт хезмәтен тәкъдим итү формалары;
- ГХАТ электрон хезмәтләрен тәкъдим итү, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында шәхси кабинетлар белән эш;
- Үлү таныклыкларын вакытында теркәү;
- ГХАТ органнары официаль сайтында яңалыклар чыгару.