Башкарма комитетның ГХАТ бүлегенең юбилей 250 нче пары булып Исхаков Рәдиф Хәниф улы һәм Галәүтдинова Айгөл Камил кызы парлары теркәлде. Бүгенге онытылмаслык, тормышыгызның иң матур, иң бәхетле –законлы никаһлашу көнендә сезгә саф мәхәббәт, бер-берегезгә карата ныклы терәк, ышаныч булуыгызны телисе килә. Сезнең йортыгызда һәрчак тынычлык, татулык, иминлек, чиксез бәхет хөкем итсеннәр, бер-берегезгә булган хисләрегез көннән-көн ныгысын, сүрелмәсен. Явызлык, мәкерлек, кайгы-хәсрәтләр читләтеп үтсен. Хәерле сәгатьтә!