"Безне сугыш чыныктырды"

2014 елның 6 сентябре, шимбә

Балачаклары  сугыш  чорына  туры  килгән кешеләрне юкка гына “чыныккан” димиләр шул. Чынлап та, алар кырыс тормыш мәк-тәбен үткәннәр. Ныгып  җитмәгән үсмерләр колхозда өлкәннәр белән беррәттән эшли, урман кисә, окоп казый, якын кешеләрен югалту хәсрәтен кичерә. Бу хәлләр Әминә Вафа кызы Хөснетдинованы да урап узмый.

Шушы көннәрдә ул 90 яшьлек юбилеен каршылады. Туган көне белән котларга дип, балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды. Фәттаховларның уңайлы матур йортында район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова, Красносельский авыл җирлеге башлыгы Иван Варламов һәм башкалар да  кунакта  булды. Рөстәм  Галиуллович  юбилярны туган көне белән тәбрикләде, РФ  Президенты  Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга  без дә кушылабыз. Сәламәтлек, яхшы кәеф, рухи күтәренкелек, гаиләгезгә бәхет телибез, Әминә апа!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International