Мамадыш районы Башлыгы Анатолий Иванов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков шәһәрнең иң хөрмәтле гаиләләрендә кунак булдылар

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

2014 нче елның 4 нче сентяберендә Мамадыш районы Башлыгы Анатолий Иванов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков шәһәрнең иң хөрмәтле гаиләләренең берсе Миннехановларда  кунак булдылар.

Миннехановлар бүгенге көндә гаиләләре белән Татарстан Республикасы “Просто Молоко” идарә кампаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә хезмәт куялар. Барысы да үз эшләренең осталары, хезмәттәшләре һәм райондашлары өчен бар яктан да үрнәк алар.

Күрәсе язмыш булгандыр, Ирек тә, Роза да яшьләй тол калалар, икесендә дә икешәр кечкенә бала. Балаларны тулы гаиләдә мәхәббәт һәм игътибар белән үстерер өчен күптәнге танышлар  бер гаилә булып  яшәргә карар кылалар. Озакламый ике абыйсына һәм ике апасына сөенеч булып гайләдә бишенче бала Алсу туа. шул вакыттан бирле инде 22 ел сизелмичә дә узып киткән. Миннехановлар тормышларының авыр мизгелләрендә бер берсенә терәк була алганнарына әле дә сөенеп туя алмыйлар. Бүгенге көндә алар үз өйләре белән яшиләр, җәй буе зур бакчаларын тәрбиялиләр.  Бар балалары үз тормышы белән яши, шуңа да ял  көннәрен бергә җыелышып, гөрләшеп үткәрергә тырышалар.

Зур кунакларның килүләренә Роза ханым милли ризыклар әзерләгән иде. Кайнар чәй артында районның үсеше, яңарышы, яуланган үрләре турында сөйләшенде. Яшьләргә аеруча торак өлкәсендәге программалар турындагы мәгълүмат кызыклы тоелды.

Шуны әйтергә кирәк, Район Башлыгы гаилә институты торышына зур игътибар бирә. Бары мәхәббәт һәм хөрмәт  хөкем сөргән гаиләдә генә тулы кыйммәтле шәхес тәрбияләнә ала – дигән фикердә ул.

  “Районның үсешендә райондагы һәр гаиләнең өлеше бар, шул чиратта сезнең дә”, - дип ассызыклады Анатолий Петрович. Шуңа да, тыгыз эш графигына карамастан, ул һәр гаилә, һәр кеше өчен вакыт таба, игътибарын җәлләми.

Очрашу ахырында Миннехановлар зур кунакларга кыйммәтле бүләкләре, күрсәтелгән игътибарлары өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, гаилә альбомында иң мәртәбәле урынны  яулаячак истәлекле фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International