ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 10 сентябрендә Яр Чаллы балалар тудыру йортында Матвей Свистунның тантаналы бәйрәме узды. Сабый Украинадан күченеп килгән гаиләдә дөньяга килде.

    Наталья һәм Максим Свистун Яр Чаллы Донецк өлкәсеннән июль аенда күченделәр. Хәзерге вакытта шәһәрдә Украинадан килгән 10 авырлы хатын-кыз яши.

      Аларга саламәтлек, тынычлык телибез.

Бүген 10 сентябрьдә, Әлки муниципаль районының Юхмачы авылында күп функцияле мәдәни үзәк ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Халиков, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хайруллин һәм республиканың төрле министрлыклары, ведомстволары вәкилләре катнашты. Мәдәният йортын, китапханәне , авыл җирлеге советын үз эченә алган заманча  мәдәни үзәкне ачу тантанасына бик күп халык җыелган иде. Бөтен уңайлыклары булган яңа бинада авылның мәдәният тормышы тагын да җанланыр, яңарыш алыр, - диде Әлки муниципаль район башлыгы Фердинат Давлетшин тантанада ясаган чыгышында.Бүген ишекләрен ачып керәсе күп функцияле үзәк сезгә озак еллар ышанычлы хезмәт итсен, чын-чынлап авылыгызның мәдәни үзәгенә әверелсен, - диде Республика Премьер-министры Илдар Халиков. Аннан сон Илдар Халиков Базарлы Матакта район активы белән очрашты.

Бәйрәмнең күрке булып, 50,55,60 ел бергә матур, үрнәк тормыш юлын үткән гаиләләрне тәбрикләү һәм шулай ук кызыл туйларын билгеләп үтүче Муллагалиевлар гаиләсе булдылар. Әлеге гаиләләрне тәбрикләргә Татарстан радиосының «Пар канатлар» тапшыруы алып баручысы Разин Нуруллин. шагыйрь Роберт Миңнуллин, Бөтенроссия татар гаиләсе фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, «Сөембикә» журналы редакторы урынбасары Гөлнур Сафиуллиналар килгән иде. Татарның моңлы сандугачлары Зөһрә Шәрифуллина белән Рафаэль Ильясовлар исә тамашачыларга иң матур җырларын бүләк итте. Районыбызның яшь биючеләре үзләренең дәртле биюләре белән сөендерде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин да   бәйрәм кунакларына, тамашачыларга ихлас тәбрикләүләрен ирештерде.Татарстан Республикасы Премьер-министры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исә балтачлыларны видеоязма аша котлады.

11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең тантаналар залында 2014 елның 11 сентябрендә чираттыгы ана капиталы алуга сертификатлар тапшыру чаралары уздырылды. Сабыйның дөньяга аваз салуы гаиләгә шатлыклы үзгәрешләр өсти һәм тормыш  яңа  мәгънәләр белән тулылана. Балалар - безнең киләчәгебез, үлемсезлек нигезе, нәселнең дәвамы, без аларны картлыгыбызда таяныч булырлар дигән өмет белән үстерәбез. Балалар – шатлык чыганагы бит.

         Яшь гаиләләрне Россиянең Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре Пенсия фонды идарәсе башлыгы З.Ф.Калин һәм Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары С.Р.Сабирова котладылар. Бәхетле ун гаиләгә ана капиталы алуга сертификатлар, чәчәкләр һәм балалар киемнәре кибетеннән сертификатлар тапшырылды.

 Казан каласында хатын-кызлар арасында “Татарстаннын энже бөртеге” дигән исемле конкурс уздырылды. “Татарстаннын энже бөртеге” – хатын-кыз инвалидлар өчен оештырган конкурс. Бөтен Татарстаннан финалга 17  катнашучы эләкте. Безнен якташыбыз, Яшел Узәнлебез Алеся Лежнина конкурста – тамашачылар кунелен яулап алды. Алеся “Безне кыйныйлар, ә без очабыз”исемле музыкаль номеры белән чыгыш ясап, тамашачыларны һәм жюри агъзаларын тан калдырды. Ин кызыклы һәм кунелгә ятышлы  моменты – никахлашу тантанасы: Алеся һәм Алексей пар балдаклар белән  сәхнә уртасында алышындылар. Яшьләр Яшел Узән “Идель” реабилитацион узәгендә танышып, шуннан бирле аерылышканнары юк.
Сентябрь аеның беренче көннәрендә Чүпрәле муницпаль районында чыгарылучылар Паркы ачылды. Бу паркка нигезне 1973 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлап чыгучы укучылар сала. Бүгенгесе көндә алар утырткан зифа буйлы каеннар горур булып басып торалар. Ә инде үткән елны шушы паркны тагында матурайту теләге туды. Шул низбәттән кечкенә күл булдырып, аның аша күперчек салынды. Бүгенгесе көндә шушы күперчек гашыйкларның һәм яңа кавышкан парларның иң яраткан урынына әйләнде.

2014 нче елның 11 нче сентябрендә Акбуре авыл җирлеге башлыгы Җ.М.Залалетдинов авылда  яшәүче иң яхшы гаилә Рамазанов Харис Хәсән улы һәм Рамазанова Мингаян Шафик кызы белән очрашты.

1959 нчы елда Харис Хәсән улы авылның матур,эшчән кызы Мингаян Шафик кызына өйләнә. Мингаян апа гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Харис абый нефтебаза җитәкчесе,склад мөдире булган. Хәзергесе көндә авылнын имам хатыйбы. Харис абый белән Мингаян апа 55 ел бергә гомер кичерәләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Рифкат гаиләсе белән Лениногорскида тора. Кызлары Әлфия белән Ралия гаиләләре белән Чаллы шәһәрендә яшиләр. Рамазановларның шатлыгы булып 36 оныклары, 3 оныкчыклары тора. Олы яшьтә булуларына карамастан Рамазановлар терлекләр, казлар, тавыклар асрыйлар. Зур бакчалары бар.

 Җәүдүт Мәхмут улы Рамазановлар гаиләсен изумруд юбилейлары белән котлап  иминлек, тыныч тормыш теләде, бүләк һәм ашамлыклар пакеты тапшырды.

Гаиләнең көмеш туе һәм хуҗабикәнең 50 еллык юбилей тантанасы. Рамил Габдрашитович белән Гөлия Шайхнуровнаны котларга күпсанлы туган-тумачалары, дуслары җыелган иде. Бу үрнәк гаиләне Качка үзидарә җирлеге башлыгы да бәйрәмнәре белән котлады.

Мамадыш районы Түбән Ушма авыл җирлегендә гомер итүче Саима Габдельбаровна шушы көннәрдә 90-яшьлек юбилее уңаеннан  котлаулар кабул итте. Авыл җирлеге башлыгы Наил Фатыйхов һәм сәркәтип Лилия Җиһаншина тормышының күп елларын “Кызыл Флаг” колхозына багышлаган хуҗабикә өендә мәртәбәле кунаклар булдылар. Алар юбилярны зурлап котладылар, җылы теләкләрен, бүләкләрен тапшырдылар.

Салих һәм Саимә Әхмәтовлар 4 бала тәрбияләп устерделәр, барысы да югары белемле. Бүгенге көндә балалары үз гаиләләрен корып тулы тормыш белән яшиләр.

  Тормыш  иптәше Салих абый Бөек Ватан сугышында катнашкан, бер- ничә ел элек вафат булган. Тыл ветераны Саимә апа бүгенге көндә балаларының, оныкларының тәрбиясендә, аларның хөрмәтен тоеп яши.

“Кырыс сугыш еллары мине тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәргә өйрәтте. Яшәгән һәр көнем минем өчен бүләк” – ди бәхетле юбиляр.


10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре шәһәр көнен билгеләп үтү уңаеннан беренче юл салучылар, беренче төзүчеләр белән очрашып, аларны котлауларын дәвам итәләр. 10 сентябрь көнне тантаналар бүлеге белгечләре Жуковлар  Анатолий Петрович белән Татьяна Ивановнаны рубин туйлары белән котлап, аларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы исеменнән истәлекле бүләк белән котлау хаты тапшырды. Анатолий Петрович белән   Татьяна Ивановнаны яшь кала Түбән Кама очраштырып таныштыра. Бүген алар шәһәр белән бергә олыгаеп, тормыштан тәм һәм ямь табып яшиләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International