2014 елның 8 сентябрь көнендә Балтач мәдәният үзәгендә Бөтенроссия татар гаиләсе фонды тарафыннан “Пар канатлар” бәйрәме үтте.

2014 елның 12 сентябре, җомга
Бәйрәмнең күрке булып, 50,55,60 ел бергә матур, үрнәк тормыш юлын үткән гаиләләрне тәбрикләү һәм шулай ук кызыл туйларын билгеләп үтүче Муллагалиевлар гаиләсе булдылар. Әлеге гаиләләрне тәбрикләргә Татарстан радиосының «Пар канатлар» тапшыруы алып баручысы Разин Нуруллин. шагыйрь Роберт Миңнуллин, Бөтенроссия татар гаиләсе фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, «Сөембикә» журналы редакторы урынбасары Гөлнур Сафиуллиналар килгән иде. Татарның моңлы сандугачлары Зөһрә Шәрифуллина белән Рафаэль Ильясовлар исә тамашачыларга иң матур җырларын бүләк итте. Районыбызның яшь биючеләре үзләренең дәртле биюләре белән сөендерде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин да   бәйрәм кунакларына, тамашачыларга ихлас тәбрикләүләрен ирештерде.Татарстан Республикасы Премьер-министры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исә балтачлыларны видеоязма аша котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International