Бүген 10 сентябрьдә, Әлки муниципаль районының Юхмачы авылында күп функцияле мәдәни үзәк ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Премьер- министры Илдар Халиков, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хайруллин һәм республиканың төрле министрлыклары, ведомстволары вәкилләре катнашты. Мәдәният йортын, китапханәне , авыл җирлеге советын үз эченә алган заманча мәдәни үзәкне ачу тантанасына бик күп халык җыелган иде. Бөтен уңайлыклары булган яңа бинада авылның мәдәният тормышы тагын да җанланыр, яңарыш алыр, - диде Әлки муниципаль район башлыгы Фердинат Давлетшин тантанада ясаган чыгышында.Бүген ишекләрен ачып керәсе күп функцияле үзәк сезгә озак еллар ышанычлы хезмәт итсен, чын-чынлап авылыгызның мәдәни үзәгенә әверелсен, - диде Республика Премьер-министры Илдар Халиков. Аннан сон Илдар Халиков Базарлы Матакта район активы белән очрашты.