ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе

710 номерлы участок сайлау комиссиясендә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева катнашты.  Сайлаучылар 100 % үзләренең теләкләрен белдерделәр. Сайлаулар эектрон рәвештә үтте, сайлауда беренче катнашучыларга һәм беренче сайлаучыларга истәлекле бәләкләр тапшырылды.

Узган атнаның якшәмбесендә Түбән Кама шәһәре үзенең 48 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Әлеге уңайдан түбән камалылар һәм шәһәребез кунаклары өчен күп кенә кызыклы чаралар әзерләнгән иде. Тынычлык проспектында узган демонстрация үзе генә дә матурлыгы, оешканлыгы белән барлык кешене дә таң калдырды. Колонна башында шәһәребез төзелешенә килеп, аны үз куллары белән төзегән беренче юл салучылар, беренче төзүчеләр белән бергә Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән кама шәһәре мэры Айдар Метшин да узды. “Түбән Кама Нефтехим”, “Татнефть-Нефтехим”, “Танеко” кебек эре предприятиеләр колонналарында узучылар саны үзләренең сан ягыннан күп булулары белән аерылып тордылар. Колоннаны тәмамлап, туйгача бизәлгән машиналардан 12 пар кияү белән кәләш төшеп, аларның янәшәсеннән атлап барган кечкенә кызларның кулларындагы күгәрченнәр һавага очып киткәч, барлык халык та сокланудан “аһ” итте. Мәхәббәт, тынычлык, аклык-сафлык, пакълек символы булган күгәрченнәрнең һәр канат кагуларыннан түбән камалыларга бәхет-шатлык, тигезлек, исәнлек-саулык сирпелде.

         Түбән камалыларны бәйрәм белән котларга Андрей Державин, Алена Тойминцева, «Мураками» группасы килгән иде. Түбән Каманың төнге күгендә чәчәк аткан салют бәйләмнәре көн дәвамында барган бәйрәм чараларына  үзенчәлекле нәтиҗә ясап, халыкның күңелен тагын күтәрде.

Гашыйклар Айнур һәм Фидания өчен 2014 нче елның 14 сентябре мәңге истә калыр,мөгаен. Чөнки алар бу көнне тормышларында зур үзгәрешләр баглаучы ике карар кабул итте – сайлауда катнаштылар һәм язылышуга гариза тапшырдылар. “14 сентябрьдә ГХАТ бүлегенең эшләгәнен белгәч бик шатландык. Сайлау участогыннан соң туп-туры сезгә килдек,” – дип  сөенечләрен уртаклашты алар.

Әйтергә кирәк, бүлек хезмәткәрләре сайлауга әзерләнүдә һәм үткәрүдә үз өлешләрен керттеләр. Сайлау штабы һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләренә  тиз арада җавап бирү өчен сайлау көнне иртәдән кичкә кадәр сменалы кизү оештырылды.

ГХАТ бүлеге мөдире Фәния Әхмәтшина сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү буенча туган сорауларны эш итү, сайлау штатының мобиль группаларының әгъзасы булды, сайлау көнендә киңәшләшү тавышы хокукына ия булып 1871 нче номерлы сайлау участогында  сайлау комиссиясе составында катнашты.


13
сентябрь, 2014 ел
шимбә

2014 елның 12 сентябрь көнендә Арча ЗАГСында  Пенсия фонды идарәсе вәкилләре алты бәхетле анага тантаналы шартларда “Ана капиталы” сертификаты тапшырды. Сертификат ияләренең берсе – ЗАГС бүлеге мөдире – Фатыхова Л.Р.

Тантанада катнашкан гаиләләрне Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Р.И.Нурмөхәммәтова, “Сбербанк России” банкының Арча районындагы филиалы җитәкчесе урынбасары  А.М.Мухина котладылар һәм сертификатлар белән беррәттән бүләкләр тапшырдылар.  “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсенең җитәкче урынбасары Гаранина В.В. бәйрәмдә катнашучыларга гаилә бәхете, сәламәтлек теләде.


12
сентябрь, 2014 ел
җомга

           2014 елның 12 сентябрендә Чирмешән районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда җиде гаиләгә Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында биш бала әнисе - Данилова Любовь Михайловна да бар иде. 

Әниләргә сертификатларны РФ Пенсия фондының Чирмешән районы буенча бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймранова тапшырды. ЗАГС бүлегенең әйдәүче белгече Н.Н.Карпова да яшь әниләрне тәбрикләде һәм аларга "Гаилә битләре" дип исемләнгән белешмәләр тапшырды.

Ул чын барда гаилә бәйрәменә әйләнде. Күп гаилә балалары белән, хәттә әби-бабалары белән узенең «исемле» агачын  утыртыллар. Үз куллары белән язылган тамганы да элеп куйдылар.

12.09.2014 елында ГАОУ СПО “Лениногорск нефтьчеләр техникумда жыелыш булды. Жыелышның темасы  «Нравственное воспитание подрастающего поколения». Жыелышта чыгыш ясадылар социаль педагог Ирина Васильевна Артемьева, медсестра- фельдшер Марина Кристофоровна Исламова. Шулай ук жыелышка ГХАТ бүлеге начальнигы Елена Яковлевна Миннигалямова чакырылган иде, ул студентларны ФЗ «Об актах гражданского состояния» белән таныштырып узды, шулай ук Гаилә Законодательствосы белән дә таныштырды. Жыелышны тәмамлаганды әһәмиятле студентлар өчен видеофильм күрсәтелде «Нравственные отношения».

2014 елның 12 нче сентябрендә район башкарма комитеты җитәкчесе  ярдәмчесе Смирнова А.П.  һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әхмәтшина Ф.С. әлеге парларны өйләренә барып котладылар. Вахит абый белән Наилә апа 68 ел буе иңгә-иң куеп, бөтен авырлыкларны бергә җиңеп яшәгәннәр. Галиевләр гаиләсе бик бай гаилә. Һәм аларның иң зур байлыклары аларның 9 баласы, 22 оныгы һәм 15 оныкчыгы. Вахит абый белән Наилә апа һәрвакыт аларның игътибар үзәгендә, аларның ярдәмен, мәрхәметен күреп, тату гомер кичерәләр.

       Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Беларусь Республикасының милли традицияләре белән Исаевлар Денис һәм Екатерина гаиләсенең никахы теркәлде. Билгеле булганча, һәр илнең үзенә генә хас булган үзенчәлекле гореф-гадәтләре бар, ә инде шундый милли рухтагы никахлашу тантаналары аеруча матур һәм истә калырлык була.

Гомеренең матур, дәртле вакытлары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән. Наилә апа  тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит абый белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Актив, шат һәм көр күңелле Наилә апа гомере буе шушы авыл җирлегендә хезмәт куйган.  Хәзерге көндә Наилә апа балаларының, оныкларының хөрмәтен һәм ихтирамын тоеп яши.

Аны юбилее белән тәбрикләргә район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге,  балалары һәм туганнары җыелган иде. Наилә апага ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм бәхет телибез.     


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International