Юбилярны гомер бәйрәме белән район Башлыгы Рамиль Муллин, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов, Крәш Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин һәм Крәш Шуран авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Әбүзәр Гайнетдинов котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Миннехава ханымга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.
60 ел бергә гомер итү тантанасы бүгенге көндә бик сирәк күренеш. Мөнир Насибулла улы һәм Мәрьям Борһан кызы Гибадуллиннар гаиләсе, барлык тормыш авырлыкларып бергә кичереп, үзләренең Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Гомер итү юлында Мөнир абый һәм Мәрьям апаның матур кызлары өчесе өч якка таралып, үз гаиләләрен кора. Бүгенге көндә хөрмәтле юбилярларны 6 онык һәм 10 оныкчык шатландырып үсеп килә.
Гибадуллиннар гаиләсен Бриллиант туйлары белән котларга ЗАГС идарәсе дә кушылып, юбилярларга медаль, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
16 сентябрдә Спас муниципаль районы башкарма коитетының ГХАТ бүлегендә яшь әниләргә тантаналы төстә ана капиталына сертификат тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.И. Низамова һәм район пенсия фонды җитәкчесе М.М.Нугаева котлады.
Шушы көннәрдә Югары Яке авылында гомер итүче Гөлсем Васылова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Акбаров Хамис Гаянович һәм барлык балалары, оныклары котлады.
Гөлсем Харис кызының хатын-кыз бәхете озакка сузылмый: тормышка чыгып 4 ел үтүгә, ире Фасил вафат була. Гөлсем ханым ике яшь баласы белән тол кала. 10 елдан соң тәкъдим ясаган Алексейга ризалык биреп, ул тагын кияүгә чыга. Тормышларына ямь өстәп кызлары туа. Бүгенге көндә Гөлсем әбинең 6 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Балалары барысы да Түбән Кама шәһәрендә гаиләләре белән үзара бик дус-тату яшиләр.
Гөлсем әби бүгенге көненнән бик канәгать. Баларына, оныкларына, авылдашларына ярдәмнәре, даими игътибарлары өчен бик рәхмәтле.
Җирлек башлыгы Хамис Гаян улы юбилярга чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырды, җылы теләкләрен җиткерде. Котлауларга тәбрикләргә кайткан зур гаиләсе дә кушылды.
2014нче елның 16нчы сентябрендә камааланлылар Рөстәм һәм Әлфия Мукасовлар гаиләсендә өченче бала дөньяга килде. Әлеге вакыйганың бистәбез өчен дә әһәмияте зур, чөнки яңа туган Регина Мукасова – быел Кама Аланында туган 100нче сабый.
Мукасовлар – гап-гади гаилә. Әтиләре - Рөстәм Ядикәр улы – мәктәптә укытучы, әниләре – Әлфия Нәкыйп кызы – хуҗабикә, кызлары Алисә белән Алинәне тәрбияли. Ә менә яңа туган Регина Мукасовлар гаиләсен бистәбез елъязмасына кертеп калдырды.
23нче сентябрь көнне, тантаналы шартларда, сабыйның әти-әнисен Кама Аланы башлыгы урынбасары Татьяна Краснова әлеге вакыйга белән тәбрикләде һәм истәлекле бүләк, ә Кама Аланы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ЗАГСының әйдәп баручы белгече Әлфия Хаппанова туу турында таныклык тапшырды.
Бүгенге көндә Шөгер авылында 2096 кеше яши. Авылның Мәдәният йортында барлыгы 13 түгәрәк эшли. Монда 142 кеше катнаша. Бу инде авыл халкынын үз гореф- гәдәтләрен һәм йолаларын онытмавы турында сөйли.Шушы хөрмәттән авыл кешеләрен котлап ТР Лениногорск муниципаль районы башлыгы Р.Г.Хөсәенов һәм мероприятияның почетлы кунагы ТР Дәүләт Советы председателе Ф.Х.Мөхәмәтшин килгән иде. Тантаналы мероприятияне йомгаклап, Шөгер Авыл җирлеге Советы башлыгы Надежда Вакулюк ТР президенты Рөстәм Миннихановка, ОАО “Татнефть” җитәкчеләренә һәм район башлыгына аларның авыл кешеләре өчен уңайлыклар тудыруда ярдәм иткәне өчен үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Сайлау көнне Баулы шәһәрендә яшәүче Бибихәбибә Мөхәмәтовага 101 яшь тулды. Сайлау участогы әгъзалары өйгә килеп Бибихәбибә ханымга сайлауда катнашырга мөмкинлек тудырдылар. Сайлаудан соң Бибихәбибә ханымны Баулы шәһәре башлыгы Альберт Галимҗанов тәбрикләде.
Бибихәбибә апа бәхетле - ул балалары, оныклары, оныкчыклары кадер – хөрмәтендә яши. “Мин гомер буе тегү тектем. Кешеләр миңа озын гомер тели иделәр. Менә шуларның теләкләре тормышка ашты күрәсең”, - ди Бибихәбибә апа.Бу республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. ЗАГС бүлеге белгечләре бу көнне сайлау комиссиясендә эшләделәр, ЗАГС бүлегендә үлемне теркәү белән шөгыльләнделәр.
14 сентябрь көнне Карамалы тау поселыгында “Поселок көне” бәйрәмендә Салаховлар гайләсен 60 ел бергэ яшәгән көннәрен билгеләп үттелэр.
Салахов Әгзам Насретдин улы hәм Салахова Рахилә Халил кызы 1954 елда танышканнанан соң, бердә аерылышмаганнар.
Салаховлар гайләсе берсеннән берсе булган, уңган өч бала тәрбияләгәннәр.
Хәзерге көндә аларнын дүрт оныкчыклары бар.
Салаховлар гайләсен Карамалы тау шәhәр тибындагы поселок башлыгы Гиниятов Айрат Минитахир улы котлады. Юбилярларга рәхмәт хаты hәм бүләк тапшырды.
Шулай ук бәйрәмгә җыелган халык алдында, 5 гайләдә август hәм сентябрь айларында яңа туган балаларның әти-әниләрен котлап үттеләр, бүләкләр тапшырдылар.
Яшь гайләләрне Карамалы тау шәhәр тибындагы поселокның башкарма комитеты житәкчесе Галеев Рауф Хамис улы котлау сузләрен ирештерде.
Каенлы урта мәктәбе, “Ромашка” балалар бакчасы коллективы, авыл халкы белән берлектә, күп төрле яшелчәләр, йомырка, бал; өйләрендә пешереп алып килгән тәм-томнар: чәк-чәк, коймак, гөбәдия сату оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре үзләренен җыр-моңнары белән кешеләрнең күңелен шатландырып торды.
Шушы ук бәйрәмдә Якупова Тәнвирә Гарифулла кызын 60 яшьлек юбилее белән авыл җирлеге сәркатибе Гүзәлия Садыкова һәм Каенлы авылы мәдәният йорты директоры Фәүзия Ахметшина котлады. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лида Тартмина Тәнвирә ханымга Каенлы авыл башлыгы тарафыннан язылган рәхмәт хаты һәм истшлекле бүләк тапшырды.