ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзегендә 18 нче сентябрь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан ордены кавалеры Мансур Зиннур улы Зиннуровның 90 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы узды.

Район Башлыгы Рамил Муллин Мансур аганы 90 яшьлек юбилее белән котлап ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге теләде һәм юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатын, район Башлыгының рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Район ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов юбилярга Татарстан Республикасы ветераннар Советының Мактау грамотасын тапшырды.

Барлык килгән кунаклар, укучылары, якыннары һәм дуслары Мансур аганы 90 яшьлек юбилее белән котлап, үзләренең җылы теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге, Пенсия идарәсе фонды  белгечләре  2014 нче елның 18 сентябрь көнне ГХАТ теркәү бүлегенең тантаналар залында 6 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Тантанага килгән бәхетле ханымнарны сабыйлары туу белән  белән котлап, балаларын  чын Рәсәй гражданнары итеп тәрбияләүне теләделәр.

 

Котлыйбыз сезне –бәбиегез туды!

Бирсен сезгә бары куаныч!

Игелеге өчен тотып сөяр җимеш,

Авыр чакта булсын юаныч.

      2014 нче елның 18 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.

      Утырышта көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды:

1.    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең гражданнарны кабул итү буенча эшчәнлеген дистанцион мөмкинлекләр ярдәмендә камилләштерү;

2.    Республика ГХАТ органнарың гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә һәм никах институтлары ролен ныгытуга юнәлдерелгән чараларда катнашуларына анализ ясау.

      Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы урынбасары - Б.Т. Хафизов рәислеге астында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – Э.А. Зарипова, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе «Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге» дәүләт оешмасы директоры, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе – Ф.А. Ильдарханова, «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча региональ бүлеге Аппараты җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата члены – В.Б. Паймухин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре катнашында үтте.


17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Шушы истәлекле көнне ЗАГС бүлеге Пенсия фонды бүлекчәсе һәм Яшьләр бүлеге берлектә тантаналы төстә Аны капиталы сертификаты тапшырдылар, 55 һәм 10 ел бергә торган гаиләрне тантаналы рәвештә котладылар.Лаеш муниципаль районы Исполком җитәкчесе М.В. Фадеев нәниләрне әти- әниләренә һәм юбиләрларга җылы котлау сүзләре җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды..

   1988 елда Яр Чаллы шәһәрендә 500 меңенче булып Туфан Гарипов дөньяга килгән иде. 2013 елның август аенда өйләнгән егетнең 2014 елның                        11 сентябрендә   улы туды. Малайга Кәрим дип исем бирделәр. Аның авырлыгы 3500 гр., буе 51 см.

Лаеш муниципаль районының исполком җитәкчесенең беренче ярдәмчесе Андрей Геннадьевич Карсалов яшьләргә угет-нәсихәт һәм теләкләр белән морәҗәгәть итте. Диләрә, Артем, Сергей, Максим узләренең  паспортлары һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Бу узенчәлекле, кояшлы матур көне Державин мәйданда Иванов Сергей белән Даминова Крестинаның  язылышу  тантанасы булды. Лаеш муниципаль районының исполком җитәкчесе М.В. Фадеев  яшьләрне язылышу көннәре белән котлады һәм истәлекле бүләк  тапшырды.

Электән көз айлары туй мәҗлесләренә мул булган. Аеруча авыл җирлегендә гомер итүчеләр елның бу фасылын кулай күрә: кызу җәйге эш көннәре артта, уңыш җыелган, алда иркен ял көннәре.

Мамадыш районы Кама урман хуҗалыгында яшәүче Хабибулла Яхин һәм Фәния Хәсәнова (булачак ире янына Ямаш авылыннан күчеп килгән) яңа гаилә тормышын башлап җибәрер өчен мул сентябрь аен сайлаганнар. Алар айның 13 нче көнендә Урманчы авыл җирлегенең Башкарма комитеты бинасында рәсми төстә язылыштылар.

Язмыш кушуыдыр, Хабибулланың да, Фәниянең дә бу беренче никахлары түгел, ләкин балдак алмашу, чәчәкләр, кәләш күлмәге, бәхетле күз яшьләре – барысы да әйтерсең тәүге тапкыр...

Җирлек башлыгы Анатолий Ильин һәм сәркәтип Элмира Мөгминова бу тантананы аерым бер дулкынлану белән алып бардылар. Аларның котлауларына килгән туганнар һәм кунаклар да кушылды.

2014 нче елның 17 сентябрь көнне «Космос» Яшьләр үзәге һәм Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре  яшь гаилә коручы парлар өчен «Бәхет телибез Сезгә!»  дип аталган чара үткәрделәр.  Егет –кызларга махсус бәйгеләрдә, тестларда катнашу  бер-берсен яхшырак белергә ярдәм итте. Психолог Юлия Комиссарова чыгышында  яшь гаиләдә кризис чорларын үткәреп җибәрү ысуллары турында сөйләнде. Танталы рәвештә никах теркәугә психологик яктан әзерләнү турында ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина сөйләде. Очрашуда корган гаиләләрнең озын гомерле һәм бәхетле булуы булачак ир һәм хатыннарнын бер-беренә булган мөнәсәбәтләреннән торганы ассызыкланды.       


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International