Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы урынбасары - Б.Т. Хафизов рәислеге астында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – Э.А. Зарипова, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе «Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге» дәүләт оешмасы директоры, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе – Ф.А. Ильдарханова, «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча региональ бүлеге Аппараты җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата члены – В.Б. Паймухин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре катнашында үтте.
Утырышта көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды:
1. 2014 елда үткәрелгән гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарның эшчәнлеген тикшерү барышында Татарстан Респубикасы ГХАТ органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләрен күрсәтү буенча административ регламентның үтәлеше;
2. Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты үткәргән 2014 елның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре буенча информацион-аналитик мәгълүматлар белән танышу.