ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе

21 сентябрьдә Казанда һәм илебезнең тагын 79 шәһәрендә «Милләтләр кроссы — 2014» үтте. «Милләтләр кроссы» Татарстанда 11 нче тапкыр уздырыла, һәм быел ул «Казань-Арена» янындагы мәйданда үтте. Стартка 24350 спорт сөюче - прфессиональ спортчылар, спорт ветераннары һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар чыкты. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре дә әлеге чарадан читтә калмадылар.

2014 елның 21 сентябрь көнендә Балтач муниөипал районында “Милләтләр йөгереше-2014”  булып узды. Бу йөгерештә шулай ук Балтач ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре актив катнашып, бүлек мөдире З.Р.Әхмәтханова җитәкче хатын-кызлар бәйгесендә беренче урынга лаек булды.


20
сентябрь, 2014 ел
шимбә

2014 елның 20 нче сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә бөтен Россия йогерү көне “Татарстан кроссы – 2014” үтте. Бу спорт көне чарасы беренче тапкыр шәһәребезнең төрле районнарында узды.Мәгариф өлкәсеннәң хезмәт  коллективларыннан 40817 катнашучылар стартка чыктылар.

    VIP йөгерештә 100 кеше катнашты. Алар арасында шәһәр советы депутатлары, шәһәр предприятиеләре җитәкчеләредә булды. ЗАГС идәрәсе белгечләре, үзләренең җитәкчесе Р.Г.Зарипова белән йөгерүдә актив катнаштылар.

       Йөгерештә җиңүчеләрне спорт җитәкчесе Н.Ш.Безрукова һәм спорт мастеры, Олимпиада чемпионы Гөлнара Галкина-Самитова бүләкләделәр.


19
сентябрь, 2014 ел
җомга

19 сентябрь көнне Әлки муниципаль районы ГХТ бүлегендә тантаналы рәвештә яшь үсмерләргә паспортлар тапшырылды. Бу документларны кызларга һәм малайларга Әлки районы полиция бүлек җитәкчесе подполковник С.П.Ерыганов матур һәм мәгънәле сүзләрен әйтеп тапшырды. Р.Р.Сафина гаилә кодексы турында сөйләде һәм китаплар бүләк итте.Н.В.Фадеева—паспорт булеге җитәкчесе бу документның бик мөхим икәнен аңлатты.

Шушы көннәрдә  Спас районы Кузнечиха авылында яшәүче Анна Фадеевага                 90 яшь тулды.

Тормышындагы әлеге истәлекле вакыйга белән аны район башлыгы Камил Нугаев, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Ибраһимов кайнар котладылар.  Тормышның  әйтеп бетергесез авырлыкларын үз җилкәсендә күтәреп тә, сынауларга бирешмәгән Анна Андреевна исеменә җылы сүзләр бик күп әйтелде. Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны михнәтле балачак, яшүсмер еллары, коточкыч сугыш чоры турында сөйләде.

19 сентябрь  көнне Питрәч районны Пенсия фондында ана капиталына сертификатлар һәм туу турында таныклыклар тапшырылды. 5 әнигә сертификатларны һәм таныклыклар башкарма комитетнын башлыгы А.М.Валиуллин һәм Управления башлыгы И.А.Ахметзянов тапшырдылар. 

Аяз, матур, кояшлы көн тырды. Бәйрәмне егерүчеләр башлап җибәрделәр. Беренче булып җитәкчеләргә старт бирелде, икенче булып специалистлар егерде. Әгерҗе шәһәренең ГХАТ бүлеге специалисты Габдрахманова Айгөл Айдар кызы 4 урын алды. Соңнан бик кызыклы, күңелле футбол оештырылды. Спорт бәйрәме азагында катнашучыларны кайнар чәй белән кыймаклар котте. 


18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Районыбызда июль аеннан бирле яшь гаиләләр арасында “Иң яхшы хуҗалык”  дип исемләгән конкурс барды. Әлеге бәйгедә  терле авыллардан 20 артык гаилә катнашты.

Бәйгедә җиңүче Гатауллиннар гаиләсе – бар яктан да уңганнар. Йорт җирләре чәчәккә күмелгән, бакчаларында нәрсә генә үстермиләр алар! Өстәвенә үгезләр, тавыклар, үрдәкләр, куяннар да асрыйлар. Тырыш, хезмәт сөючән гаилә ике бала да үстерә!

     “Гаилә учагы” номинациясендә  Иштирәк авылыннан  күп балалы  Мостафиннар  гаиләсе  җиңүче  булды. Аларны  ЗАГС бүлеге аерым котлады.

     Шеланга авылында икенче гасыр гомер итүче искиткеч мәрхәмәтле,уңган Иван Алексей улына  105 яшь тулды.

Иван Алексей улы Филенев 1909 елда Шеланга авылында  балта остасы Алексей Филенев гаиләсендә дөньяга килә.1929 елда  әтисе белән агачтан бура бурап өй салып керәләр,хәзерге көндә дә Иван Алексей улы шушы өйдә яшәп ята. Фоторәсем өчен рамкалар,шүрлек, кием җиһазы шкафы,комод өйдәге барча җиһаз яхшы сыйфатлы итеп хуҗаның үз кулы белән ясалган.Иван Алексей улы Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм аның хезмәт стажы  ярты гасырдан артык. Күптән түгел генә әле  өйдәге барча эшне үзе башкарган:кыяр белән помидорны тозлаган,маринадлаган, җиләк-җимештән кайнатма кайнаткан, алма кагы ясаган. Кыскасы кулыннан килмәгән эше юк. Райондагы яңалыклар берән кызыксына,гәҗит-журналларны күзлексез укый. Бөек Ватан сугышында кайсы җирләрдә сугышканын,үзенең командирларының исемнәрен,фамилияләрен бик әйбәт хәтерли.

Сугыш һәм  хезмәт ветераны Иван Алексей улын туган көне белән котларга район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре килделәр,аңа саулык,бәхет, күңел күтәренкелеге теләделәр, истәлеккә бүләк тапшырдылар.

Баулы шәһәрендә яшәүче Гарифуллина Магфирә Шияп кызына 100 яшь тулды. Хезмәт ветераны  күп еллар авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга киткән, хезмәт уңышлары өчен медальләр белән бүләкләнгән.

Бу зур юбилейны Магфирә әби 9 баласы, 20 оныгы, 27 оныкчыгы һәм 7 оныгының оныгы белән каршылады.

Баулы район Башлыгы Альберт Хабибуллин юбилярны җылы котлап Россия   Президенты  В.В.Путинның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International