Районыбызда июль аеннан бирле яшь гаиләләр арасында “Иң яхшы хуҗалык” дип исемләгән конкурс барды. Әлеге бәйгедә терле авыллардан 20 артык гаилә катнашты.
Бәйгедә җиңүче Гатауллиннар гаиләсе – бар яктан да уңганнар. Йорт җирләре чәчәккә күмелгән, бакчаларында нәрсә генә үстермиләр алар! Өстәвенә үгезләр, тавыклар, үрдәкләр, куяннар да асрыйлар. Тырыш, хезмәт сөючән гаилә ике бала да үстерә!
“Гаилә учагы” номинациясендә Иштирәк авылыннан күп балалы Мостафиннар гаиләсе җиңүче булды. Аларны ЗАГС бүлеге аерым котлады.